Бүген, 24 нче майда, Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр явыр дип көтелә, кайбер районнарда җепшек кар явуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Көндез республикада +10..+15 градус, Казанда +10..+12 градус җылы булачак.
Киләсе ялларда Казанда 18 градуска кадәр җылытыр дип фаразлана.
Кыр эшләре: яңгырлы һәм салкын һава торышының уңай һәм тискәре яклары