Рөстәм Миңнеханов социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Казанда психикасы таркалудан интегүче кешеләр дәваланучы интернат-йортта булды. Социаль учреждение 337 кешегә исәпләнгән. Интернатта 6 бүлек бар. Уку һәм дәресләр өчен уку сыйныфлары (укытуны коррекция мәктәбе укытучылары алып бара), көнкүреш күнекмәләренә өйрәтү бүлмәсе җиһазландырылган. Татарстан Президентына тернәкләндерү процедуралары өчен зал, китапханә, торак бүлмәләрне күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов ашханә хезмәткәрләре белән аралашты.

Интернат-йортныэ үз спорт җыелма командасы бар – спортчылар бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнаша. Әйтик, 2022 елда интернат командасы Бөтенроссия махсус олимпиадасының Санкт-Петербургта узган спарткаиадасында мини-футбол буенча җиңү яулаган. Рөстәм Миңнеханов спортчыларга яңа футбол туплары бүләк итте. Алар, үз чиратларында, Президентка тренировкалар уза торган спорт мәйданчыгы өчен рәхмәт белдерде. Интернат йортта шулай ук бию, вокал, сәнгать иҗат студияләре эшли.

Интернат-йортның актлар залында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. «Социаль хезмәткәр булу җиңел түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сезнең эшегез зур уңыш, түземлек, рухи һәм физик көч, сабырлык һәм башкаларны кайгырту хисләрен таләп итә. Хәзерге вакытта бары битараф булмаган кешеләр генә үз тормышының эше итеп әлеге гуманлы һөнәрне сайлый».

Бүгенге көндә социаль тармакта 9,5 меңнән артык хезмәткәр 1,5 млн. кешегә ярдәм күрсәтә. Алар арасында: ветераннар, инвалидлар, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, балалар һәм өлкән кешеләр – барыннан да бигрәк дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләр бар.

«Коронавирус белән очрашкач, соңгы елларда сезнең эшегез артты. Стационар социаль учреждениеләрнең 2 меңгә якын хезмәткәре үз карамагындагы кешеләр белән бергә 14 шәр көн итеп 19 смена изоляция режимында яшәде. Бу катлаулы шартларда үз эшегезгә тугры калдыгыз һәм, еш кына шәхси вакытыгыз бәрабәренә, үз һөнәри бурычыгызны үтәүне дәвам иттегез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан социаль хезмәткә һәрьяклы ярдәм күрсәтелүен искә төшерде. «Үз чиратында, Татарстан шулай ук социаль учреждениеләргә ярдәм итә. 2015 елдан 86 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасына капиталь ремонт ясау өчен 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты тармак хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, ярдәмчел булулары өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук социаль тармакның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

Моннан тыш, Казан интернат-йортына махсус механизмы булган (интернат-йортта яшәүче коляскалы инвалидларны йөртү өчен) махсуслаштырылган Next Газель автомобиле сатып алу өчен сертификат тапшырылды.


Фикер өстәү