IKEA Россиядәге банк бизнесын сатарга җыена

Швециянең IKEA компаниясе Россиядәге банк бизнесын “Кредит Европа” банкына сатарга җыена. Биредә сүз Ikano (Люксембург) һәм Credit Europe Bank N.V.(Нидерланд) төркеме оештырган Икано банкы турында бара, дип яза “Коммерсант”.

Ikano group гамәлгә куючысының Россиядәге кече оешмасы – “Кредит Европа” банкы белән алыш-биреш ясау буенча килешү төзегән. Яклар Россия банкына документларын килештерүгә тапшырган. Алыш-бирешнең июль ахырында хәл ителүе көтелә.
“Кредит Европа” банкының матбугат хезмәте “Коммерсант” хәбәрчесенә бизнесны сатып алу турында мәгълүматны раслаган, әмма алыш-бирешнең суммасын әйтмәгән. Икано банкы IKEA кибетләрендә кулланучыларга кредитлар бирү өчен оештырылган булган.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россиядә IKEA кибетләре көзгә кадәр ачылмаячак әле.


Фикер өстәү