Аючикерткәгә капкын ясау ЫСУЛЫ

Җәй башында бакчаларда аючикерткәләр (медведка) активлаша.

Аны тоту өчен җиргә такталар куярга мөмкин, алар кичен шунда җыелачаклар. Аючикерткәне тоту өчен бал белән капкын ясарга була. Моның өчен пыяла банканың каплый торган өлешенә эчке яктан бал сөртеп, «тамагы»на кадәр балчыкка күмәргә. Банка авызын 1–1,5 см тишек калдырып, такта кисәге белән капларга. Балга алданып, капкынга төшкән корткыч бөҗәк аннан чыга алмаячак.


Фикер өстәү