Кешбэклы ял турында Ринат Садыйков: “Юлламалар  берничә сәгать эчендә кайнар  пәрәмәч кебек бик тиз  сатылып бетә”

Быел  җәйге лагерьларь өчен  кешбэк системасы киңәйтелгән. Юллама бәясенең 50 процентын стационар, ягъни шәһәр читендәге лагерьлар өчен генә түгел,  чатыр (палаткалы) лагерьлар өчен дә кайтарып булачак. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков “Татар-информ” матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында хәбәр итте. Билгеле булганча, программа 31 марттан эшли башлады.

– Әти-әниләр юлламаларны актив сатып ала. Бүген  әти-әниләр 5900дән артык юллама сатып алган һәм аларга кешбэк кайтырылган. Әгәр узган елда кешбэк программасы тест режимында эшләп, күпләр аңлап та бетермәгән булса, быел ата-аналар  программага старт бирелүне көтте. Хәзер юлламалар  берничә сәгать эчендә кайнар пәрәмәчләр кебек бик тиз сатыла, –  дип сөйләде Ринат Садыйков.

Ринат Садыйков әйтүенчә, кешбэк системасы әти-әниләр өчен социаль ярдәм булып тора. Әйтик, шартлы рәвештә юллама 16-20 мең сум торса, әти-әниләр 8-10 меңен, ягъни яртысын гына түли. Халыктан бары яхшы фикерләр генә ишетәләр икән. “Юллама алу өчен “Мир” картасы  һәм “Привет мир” программасы  буенча теркәлү кирәк.  Шуннан соң гына юллама өчен түләргә була. Акчаны электрон  рәвештә түләү мөһим”, – дип аңлатты урынбасар.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү