Кәрим Тинчурин театры артистлары мөмкинлеге чикләнгән балалар белән бер сәхнәдә уйнады

Кәрим Тинчурин театрында эшләүче «Могҗиза» студиясе бүген тамашачыга «Миһербанлык» дип аталган фантастик әкият күрсәтте. Аны Илфак Хафизов язган. Режиссеры – «Могҗиза» театрын оештыручы Зөфәр Харисов. Бүген театр залында аннан да күбрәк борчылып торган кеше булдымы икән? Тамаша башланганчы ук үзенең кечкенә «артистлар»ын барлап чыкты. Колакларына нидер пышылдады. Ә аннары зал тынлыкка чумды, тамаша башланды.

Сәхнәдә Кәрим Тинчурин театры артистлары авыру балалар белән бергә уйный. Дүрт бала компьютер уеннары белән мавыга. Алар «Ялкынлы шәһәр» дигән уенны бергәләп уйныйлар. Әмма тормышта бер-берләрен белмиләр. Күрешкәннәре дә, хәтта өйдән дә чыкканнары юк. Бервакыт интернет дөньясына чумган балаларның өендә ут бетә. Алар чынбарлык белән очраша, кыен хәлдә калалар. Дуслар белән элемтәләре дә өзелә. Менә шул чакта һәркайсының янына уен геройлары килә. Аларны урамга алып чыга. Шулай итеп, дүрт дус чынлыкта таныша.

Әлеге тамаша бер-береңә миһербанлы булу, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәү турында. Нәкъ менә авыру балаларның тормыштагы кыенлыкларын да чагылдырган иде. Теләче егете Айрат Якуповның өзгәләнүен күреп ирексездән күзләр яшьләнә. Аның бик тә очучы буласы килә. Их, шушы берегеп утырган арбам да булмаса, ди ул. ДЦП диагнозлы балаларның сәхнә тотуы сокландырды.

Әлеге тамаша күңел кылларын кузгатты. Бу балаларга өмет биреп, аларны сәхнәгә күтәреп, хыялларын чынга ашырган театр коллективына, балалары өчен утка-суга әзер булган әти-әниләргә рәхмәт сүзләре аз булыр кебек. Театр артистларының миһербанлылыкларына да шаккаттым. Авыру бала белән эшләү өчен осталык кына түгел, зур йөрәкле булу да кирәк!

Тамаша беткәч, сабыйларны бүләккә күмделәр. Ә алар ихлас шатлана, бүләк ителгән чәчәкләрне күреп нишләргә дә белмиләр.

Тормыштан туйганнар, вак-төяк зарлары булганнарның барысын да җибәрәсе  иде, дигән уй туды…

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү