Казанның 175нче гимназиясендәге атышта зыян күргән тагын 6 баланы Республика клиник балалар хастаханәсеннән чыгарганнар. Дәваланырга калган балаларның хәле тотрыклы дип бәяләнә.
Хәзерге вакытта Казан хастаханәсендә тагын 6 бала, ә 3 өлкән кеше һәм 5 бала Мәскәүдә дәвалана.
Зыян күрүчеләрнең барысының да хәле тотрыклы дип бәяләнә.