«Фатирны сатыйк та, Татарстан буйлап сәяхәт итик»

Сәяхәт итәргә яратучы Россия халкының яртысы диярлек (43,6 процент) быел Кара диңгез ярына ялга җыена. «Сбербанк страхование» һәм «Tutu.ru» хезмәтләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Иң популяр маршрутлар рәтендә Мәскәүдән һәм СанктПетербургтан кала Симферополь, Сочи һәм Анапага сәфәрләр икән.

Чит илләрдәге вазгыять халыкны шүрләтсә, яисә сәфәр чыгулар чикләнгән булса, ил эчендәге курортлар моннан файдаланмый калмый, билгеле. Төрле хезмәтләр, ял программалары белән беррәттән, шулар өчен шактый кесәгә сугарлык бәяләр дә тәкъдим итә алар. Әле күптән түгел генә, җәйге ялны үзебездәге курортларда уздырып булмасмы дип, дуслар белән тур бәяләре, шартлар белән кызыксынган идек. «Тик-ток»та Сочида ял итүче бер блогердан күргәннәрдән гаҗәпкә калдык. Ул күрсәткән азык-төлек, кафе-рестораннардагы бәяләрдән аеруча. Мисал өчен, борщны («Буйабес» ашы да, акула йөзгечләреннән пешерелгән «Будда джампс» ашы да түгел!) 900 сумга тәкъдим итәләр. Иң гади тоелган салатларның бәясе дә 1 мең сумнан башлана. Көн саен болай туклана башласаң, Татарстанда гына калып, ник өчпочмак кына пешермәдем, дип үкенәсе булмасын инде… Сочида бер айга фатир арендалап тору исә 150 мең сумнан артыгракка төшәчәк. Әле бу диңгезгә якын җирлектә дә түгел.

Сүз уңаеннан, Ростуризм ял итүчеләрнең тиз арада фикер-тәкъдимнәрен белешү һәм туристларның хокукларын яклау өчен контрольтуризм.рф дигән сайтта махсус бүлек булдырды. Кунакханә бәяләрен арттыру һәм башка хокук бозу очраклары турында шунда хәбәр итәргә мөмкин. Ростуризм мондый очракларны тиз арада хәл итәргә вәгъдә бирә.

Диңгезе булмаса да, Татарстанда җан-тәнгә рәхәтлек бирә, кесәгә артык сукмый торган туристик маршрутларын барлап, сәяхәт итү өчен менә дигән урыннарны «ВТ» язган иде инде. Шуларга өстәп, республикада яңа туристик маршрутлар әзерлиләр. Монысы инде башкалага багышланган.

Казан мэриясе мәгълүматларына караганда, әлеге туристик маршрутлар үз эченә шәһәрнең зур завод-фабрика, сәнәгать предприятиеләре, сугыш чорында эшләгән госпитальләрне алачак. Исемлектә Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, Ратуша бинасы һәм башкалар бар инде.

Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова исә җәйге чорда барыбыз да күнеккән «диңгез – пляж – кунакханә» маршруты белән генә чикләнмәскә өнди. «Россиядә үз традицияләре, музыкасы, мәдәнияте булган 200дән артык халык яши. Бу мәгънәдә Россия – тулы бер дөнья ул. Сез Идел буйлап йөзәсез һәм борынгы матур шәһәрләрне, табигатьне генә түгел, татар, чуаш, удмурт, мари халыкларының искиткеч күренешләренә тап буласыз.  Ә бу әле Идел буе гына!» – дигән ул. Шулай ук рухи көч алу өчен Алтай, Байкал, Камчатка, Курил утрауларына барырга киңәш итә Догузова. Иң мөһиме – ялның да үз фәлсәфәсе барлыгын онытмаска.

ФИКЕР

Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:

Җәйге ялны планлаштырып та булмый әле, шулай да быелгы хыялыбыз – гаилә белән бергә ял итү. Июльләрсез булмас әле ул, балаларның да укуларында сессия чоры. Пандемия аркасында ял мәсьәләсендә чикләндек бит. Үзебезнең илне сайларбыз инде, йә Грузия, йә Абхазия, бәлки. Без актив ял итәргә яратабыз. Бер көн диңгез ярында булсак, икенче көнне башка чара белән аралаштырабыз.

Аделина Биккинина, фотограф:

Быел җәйге ялымны чит илдә уздырырга хыялланам. Август яисә сентябрь дип торам. Ял итәсе җирдә диңгез булу – төп шарт. Мисыр яисә Дубай дип уйлансам да, беренчесен сайлармын шикелле, чөнки Мисырда диңгез чистарак, балыклар белән бергә йөзеп була, диләр. Дубай исә матурлыгы белән җәлеп итә. Әмма һава торышы тотрыксызрак дип беләм. Ял хакын 150 мең сумнан да арттырмыйсы иде.

Ринат Галиәхмәтов, блогер:

Авыл балалары буларак, ял дип әйтүгә иң беренче күз алдына авыл килә. Ярты җәйне тормыш иптәшемнең ягында, яртысын Түбән Камада уздырачакбыз. Хыялым – Татарстан буенча автоөйгә утырып сәяхәткә чыгу. Хатыныма хәтта: «Фатирны сатыйк та, шулай китик», – дип шаяртам. Үзебездәге матур урыннарны карап бетергәч, Россия буенча чыгып китү теләге дә бар. Безнең республикабыз бик матур. Үз гомеремдә ике тапкыр Төркиядә ял иттем.

САН                                                                                                 

Россия шифаханәләренә июль-августка урыннарның 95 проценты броньләнгән инде. Бу – 2019 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк күрсәткеч.

«Работа.ру» хезмәте мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 15 процентка якыны җәйге ялын оештыру өчен кредит алырга җыена. Сораштыруда катнашкан һәр унынчы кеше банктан 250 мең сумга кадәр акча алырга әзер.

Чулпан Гарифуллина

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү