Татарстанда кайда ял итәргә?

Бирәм, дисәләр дә алырлык түгел. Чит илләргә тур бәяләрен башкача тасвирлап булмый кебек. Гадәттәгечә, җәйге ял сезонына якынлашкан саен, алар ай үсәсен көн үсә башлый. Ә бүгенгевазгыятьтә бигрәк тә. Шулай булгач, үзебездә – Татарстанда ял итү юлларын барлыйк әле. Алар шундый күп һәм төрле бит!

Кесәң калын булса

Россия Туроператорлар ассоциациясенең аналитик хезмәте мәгълүматларына ышансаң, быелгы май бәйрәмнәренә чит илләргә тур бәяләре рекорд куйган. Билгеле булганча, Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Абхазия – россиялеләр арасында иң популяр илләр. Аналитиклар шушы илләрдә берәр атна ял итүнең ничә сумга чыгасын ачыклаган. Әйтик, Абхазиягәсәфәр кылу ике кешегә 64 меңнән башлана. Бу – иң арзан вариант. Мисыр белән Төркия кунакларны 170 меңгә кабул итәргә әзер. Ә иң кыйммәтле ялыгызны Сейшел утрауларында 521 меңгә уздыра аласыз. Бу әле – май башына билгеләнгән бәяләр генә.

Россиядәге ялның күпмегә төшәсе дә билгеле. Бездәге курортларда 10 көн ял итү уртача 53 мең сум тәшкил итә икән.

Алай да, чит илдә ял итәргә җыенучылар бөтенләй үк юк түгел. «ПромРейтинг» аналитика агентлыгыуздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, республика халкының 15 проценттан артыгы җәйге ялын чит илләрдә уздырырга ниятли. Иң популяр юнәлешләр – Төркия һәм Мисыр. Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек җәй айларын дача-бакчаларда уздырырга җыена.

Казанны сайлыйлар

Майның беренче көннәрен авылда уздыру безнең өчен язылмаган кагыйдә кебек инде ул. Без авылларга таралышкан арада, шәһәрләр буш тормас үзе. Әйтик, Казан кунакханәләрендә майның беренче өч көненә урыннар бөтенләй калмаган. 710 майга туры килә торган ял көннәренә дә кунакханә номерларының 85 проценты инде буш түгел. Бу хакта яңа туристик сезонга багышланган матбугат очрашуында Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов хәбәр итте. «Сезон буена ничә турист киләчәген әлегә әйтә алмыйм. Май бәйрәмнәрен уздырып җибәрик, шуннан соң күз күрер. Кунаклар күп килер дип уйлыйм, инде хәзердән үк бу чорга кунакханәләрдәге урыннарны киметә башладылар», – диде ул.

Быел ниләр көтелә?

Татарстан ел саен кунаклар кабул итәргә һәм үз халкын ял иттерергә ныклап әзерләнә. Быел да җәй үзенчәлекле вакыйгаларга бай булырга охшап тора. Мисал өчен, 25 июньдә Болгарда Vanlifefestавтотуризм фестивале, 1518 июльдә Алабугада Борис Березовскийның «Летние вечера в Елабуге»халыкара музыка фестивале, 68 августта шушында ук традицион Спас ярминкәсе, 1314 августта урта гасыр сугышларына багышланган «Бөек Болгар» (Болгар шәһәрендә) фестивале узачак.

Тагын бер яңалык: быел «Казан – Зөя» һәм «Казан – Юдино» маршрутлары буенча узган гасырда ясалган паровозларда сәфәр кылып булачак. Билгеле, ретро-паровозларны яхшылап тикшермәгән килеш юлга чыгармаячаклар.

Кешбэклы ял

Үзебездә генә ял итүнең тагын бер уңай ягы бар бит әле. Россиядә ил буенча сәфәр-сәяхәтләр өчен тотылган акчаның бер өлешен кайтаруга көйләнгән«Туристик кешбэк» программасы эшли. Бу программа нигезендә билет яисә тур өчен «Мир»картасы белән түләргә кирәк. Шул очракта тотылган акчаның 20 проценты кире кайтачак.

«Туристик кешбэк»ның чираттагысы 18 гыйнвардан 12 апрельгә кадәр дәвам итте. Шушы аралыкта 2,5 млн россиялегә 8,5 млрд сум акча кире кайтарылган. Бу хакта Россиянең вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте. Ул шулай ук «Туристик кешбэк»ның көзге-кышкы туристик сезонда да эшләячәген белдерде.

Әйткәнебезчә, бу программаны Россия буенча сәяхәт иткәндә генә кулланып була. Инде иң популяр шәһәрләр исемлеге дә билгеле. Кунакханәләр броньлау процентына нигезләнгәнстатистикага күз салсак, Казан – дүртенче урында. Ул бары тик Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Сочидангына калыша.

Сәяхәт өчен акча кайтарырга өлгермәгән булсагыз, балаларыгызның ялын кайгыртырга соң түгел әле. Балаларның җәйге ялына тотылган акчаны да кире кайтарып була. Әлеге программага Татарстанның 120дән артык лагере кертелгән. Аларга юлламаны шулай ук «Мир» картасы белән алу зарур. Шул очракта тотылган акчаның яртысы (бу сумма 20 меңнән артмаган очракта) кире кайтарылачак. Әлеге мөмкинлектән 1 майдан алып 30 сентябрьгә кадәр файдаланырга  була.

«ТНВ» телеканалы алып баручысы Фәйрүзә Мәҗитова әлеге программа турында Россия Президенты Владимир Путин сөйләгәннәрдән ишеткән.

– Юлламаны Казан яны лагерьларына алдым. Берсе – «Заречье», икенчесе «Костер» лагере. Икесе дә 18әр көнлек сменалар. Балаларга бик ошый, барасылары килеп тора. Биш мәртәбә ашаталар, программалары тыгыз, чаралар күп. Ә иң мөһиме:үсеш бар, – дип сөйләде ул.

САН

Хәзерге вакытта республикада 4500 урынга исәпләнгән 287 ял итү объекты (глэмпинг һәм кемпинглар, ял базалары, шәһәр яны кунакханәләреһ.б.) бар. 2022 ел ахырына кадәр тагын 34 объект ачарга җыеналар. Әйтик, яңа кемпинглар, ягъни палаткалы ял өчен урыннар Лаеш («Семрук»), Балык Бистәсе («Дикая ферма»), Мамадыш («Фишглэмп берсут»), Югары Ослан («Свияга глэмп», «Форрест») һәм Баулы («Аул да ял») районнарындабарлыкка киләчәк. 2021 елда республикадагы ял итү объектлары 20 меңнән артык кешене кабул иткән булса, быел 75 меңләп кунак көтәләр.

Быел Татарстанда 2020 елдан бирле эшли торган «1001 ләззәт» туры да дәвам итәчәк. Аны «Визит Татарстан» тәкъдим итә. Ике көнгә исәпләнгәнәлеге турга җыенсагыз, 10 «ләззәт» арасыннан (алар арасында Болгар, Саба, Балык Бистәсе, Чистай, Мамадыш, Арча, Кама Тамагы, Алабуга, Алексеевск һәм Кукмара бар) берсен сайлыйсыз да ике көнлек сәфәргә кузгаласыз. Тур бәясе (кунакханәдә номер, ашау-эчү, экскурсияпрограммасы белән бергә) бер кешегә 2700 сум тәшкил итә, балаларга ташлама да каралган.

Татарстанның һәркем барып күрергә тиешле биш районы:

«Казань интересная» блогы авторы РусинаСемененко маршруты

1. Чистай районы

Бу шәһәр ачык һавада урнашкан тулы бер музейны хәтерләтә. Монда Скарятин бакчасы һәм шул бакчадан ерак түгел Борис ПастернакныңМемориаль музее бар. XIX гасырдагы Чистайга сәяхәт итәргә теләүчеләр Өяз шәһәре музеен күреп чыгарга мөмкин. Бәясе – өлкәннәр өчен 550 сум, балалар өчен 400 сум. Чистай Талкыш манарасы белән дә данлыклы. Монда шулай ук Каманың сул як ярында, Чистай шәһәре тирәсендә урта гасырларга караган Җүкәтау (Юкәтау) шәһәрлегекалдыклары саклана. Аның хәрабәләре Чистайдан 34 чакрым көнбатышта Крутая Гора авылы янында урнашкан.

Ничек барып җитәргә? Чистайга көн саен диярлек автобуслар йөреп тора. Билет бәясе – 250300 сум. Юл 2,53 сәгатьне алачак. Үз машинагызда барырга телисез икән, Казаннан Чистайга ике сәгатьтә барып җитеп була.

2. Саба районы

Монда килгәч, Русина Саба елгасы буена төшәргә киңәш итә. Саба районында данлыклы Миңгәравылы, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрарий, урман музее, Сатыш авылында урнашкан борынгы мәдрәсә – шулай ук игътибарга лаек урыннар. Дендрарийда, мәсәлән, 524 төрлеагач-куаклар, җиләк-җимеш культураларыисәпләнә. Банан, инжир, ананаслар – барысы да үсә икән биредә. Кыскасы, көньякка барып торасы да юк.

Казаннан Сабага 1,5–2 сәгатьтә автобуста барып җитәргә мөмкин. Билет бәясе – 250 сум. Үз машинасында сәфәр кылучылар 1–1,5 сәгатьтә барып җитәчәк.  

3. Алексеевск районы

Монда килгәч, туку фабрикасын күрми китмәгез. Россиядә сакланып калган ике туку фабрикасының берсе ул! 1927 елда ук ачылган әле тарихи бинада туристлар өчен музей да эшли. Алексеевскидаатаклы химиклар династиясе – әтиле-уллы Арбузовларның музей-йорты да бар. Анда шулай ук танылган галим Александр Бутлеров тормышы белән дә танышырга мөмкин. Биләрдәге «Изгеләр чишмәсе»н дә бер булса да барып күрергә куша Русина. Хуҗалар тавы белән әлеге чишмә төрле дин кешеләрен үзенә тарта.

Казаннан Алексеевскига көн саен автобуслар йөрептора. Билет бәясе – 200400 сум.

4. Кукмара районы

Кукмара, беренче чиратта, үз «каньоны» – Кызыл тавы белән данлыклы. Зур Кукмара авылы янында Нурминкә елгасы буенда урнашкан комлы калкулыклар Аризонаны хәтерләтә. Тарих сөючеләр 1870 елларда ук төзелгән абыйлы-энеле Комаровлар йортына һәм Мәчкәрәдә 17911793 елларда салынган борынгы җәмигъ мәчетенә рәхим итсен. Шулай ук монда, Ятмас-Дусай авылы тирәсендә күпгасырлык имән үсә. Биеклеге24 метр, ә юанлыгы 5 метрга якын бу имән бер кочакка гына сыймас!

Казаннан Кукмарага барып җитүнең берничә ысулы бар. Иң отышлысы, әмма вакыт буенча озаграгы(23 сәгать) – электричкада бару. Шулай ук монда «КазанКиров» поезды белән барып җитеп була. Билет бәясе – 250 сум.

5. Арча районы 

Кырлай турында кечкенәдән ишетеп беләбез, ләкин данлыклы авылны барып күрмәүчеләр бардыр әле. Русина Семененко монда бөек шагыйрь Габдулла Тукай эзләрен барлар өчен булса да килергә киңәш итә. «Музей белән танышкач, аның тирәсендәге парк буйлап йөреп килегез. Монда туристлар өченбарлык уңайлыклар да каралган. Искиткеч урман бар анда. Ә иң кызыгы – паркта бер үзенчәлекле нарат бар. Аны Габдулла Тукай үзе утырткан», – ди ул.


Фикер өстәү