Аграрийлар өчен арзанлы кредитлар алуны гадиләштерделәр

Россия Хөкүмәте авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә өстәмә ярдәм күрсәтәчәк – алар өчен арзанлы кредитлар алуны гадиләштерәчәкләр.

Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителгәнчә, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга, селекция-генетика һәм селекция-орлыкчылык үзәкләре төзү һәм модернизацияләү, шулай ук сөт терлекчелеген үстерү белән бәйле инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган кредитлар турында сүз бара. Бу кредитлар 5 процент еллык ставка белән 2-15 елга бирелә.

Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалаган яңа карар 2022 елның 1 маеннан 31 декабренә кадәр Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алган кредитларны субсидияләүнең төп ставкасын 100 процентка кадәр арттыруны күздә тота. Субсидияләү 10 млрд сумга кадәр булган кредитларга кагылачак, дип хәбәр итә «Российская газета».

Министрлар кабинеты хәбәрендә әйтелгәнчә, бу карар аграрийларга арзанлы кредит алу мөмкинлеген гадиләштерәчәк, шулай ук икътисадның мөһим тармагы предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 


Фикер өстәү