Европадан кайту, яки Манижага кушылып без дә җырлыйк мәллә?

23 майга каршы төндә Роттердам шәһәрендә «Евровидение – 2021» Халыкара җыр бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды. Беренчелекне Италиянең «Maneskin» гей-рок группасы, икенче һәм өченче урыннарга Франция һәм Швейцариядән килгән катнашучылар лаек дип табылды. Россияне тәкъдим иткән Манижа исә тугызынчы урынны алды.

Манижаның этник чыгышына бәйле ризасызлыклар, җырның эчтәлеген тикшерүне таләп итү белән Тикшерү комитетына мөрәҗәгатьләр, зур кешеләрнең сайланган җыр һәм җырчы турында тискәре фикерләре… Аның хатын-кызларның өйдә җәберләнүенә каршы көрәшкә, бөтен дөнья буйлап сибелгән качакларны кайгыртуга, хәйриягә керткән өлеше дә, «хайп» күләгәсендә калып, күпләр тарафыннан онытылды, кемнәрнедер, гомумән, кызыксындырмады да. Ләкин бу да таҗик кызы Манижага «Русская женщина» җырын горур башкарырга комачауламады.

Ничек кенә түбәнсетергә тырышсалар да, рус хатын-кызлары (һәм гомумән хатын-кызлар) – көчле затлар! Манижа бөтен Европага барыбыз исеменнән дә әнә шулай дип белдерде, һәм күпләр аның белән килеште. Кызык, безнең эстрадада Манижага һәм, гомумән, җитди темаларга урын булыр идеме икән?

Ландыш Әбүдәрова, язучы, журналист:

– Манижа тирәсендә бәхәсләр куеру ул безнең җәмгыятьнең бер индикаторы булды. Хәтта аңа карата тискәре мөнәсәбәтнең бу дәрәҗәдә булуына аптырадым да: җәмәгать, бездә бу этник яктан килеп чыгыш мәсьәләләре һаман кызыл төстә икән бит әле! Без менә ничә еллар инде мәдәни кимәлдә диалог алып бару турында сөйләшәбез. Һаман бер урында таптанабызмыни? Миңа калса, проблеманың тамыры тирәндәрәк тә әле монда.

Манижаның этник чыгышына карата ризасызлыклар – аңа карата булган негативның тышкы ягы гына. Манижа – бик мөстәкыйль фикерле, кыю җырчы. Эстетикасыннан бигрәк, аның иҗатындагы җәмгыятькә әйтергә теләгән сүзе әһәмиятлерәк. Югыйсә «Евровидение»дә чыгыш ясаган татар кызы Алсуга, болгар Киркоровка, боснияле Наличка беркем бер сүз әйтмәде. «Бурановские бабушки» төркеме дә Еропага барып, Россиянең милли колоритын күрсәтеп кайтты. Әмма мультикультурализм, глобализм һәм постколониальлек казанында шактый вакыт кайнаган Европа милли үзбилгеләнү проблемалары этабын үтте, ул аларга кызык булмады. Манижаның феминистик чыгышы да алар өчен үтелгән этап: анда трансгендерларның җенесен ничек билгеләү һәм аларга карата тагын ничегрәк итеп толерант булу мөмкинлеге турында сөйләшәләр. Әлбәттә, мондый контекстта Россия хатын-кызларының шәхес иреге даулап, бөтен Европага: «Ә без мондый! Без үзебезне яратабыз!» – дип кычкыруы кызык түгел. Манижага читләргә генә түгел, үзебезнекеләргә дә «Евровидение»дә чыгыш ясарга лаек икәнен расларга туры килде, чөнки бездә хатын-кызга алай ук акыллы, кыю булырга ярамый бит әле… Социаль темага килгәндә, бездә булган очракта да ул сентиментальлеккә таба китә.

Ильяс Гафаров, «Yummy Music» лейблы җитәкчесе:

– Безгә, гомумән, «Евровидение» турында сөйләшергә кирәкме? Юк, дип уйлыйм. Үзебездә өч көнлек заманча музыка фестивале (Сүз – «AWAZ» фестивале турында. – Ред.) узды, ул хәзер – кызыклырак тема, минемчә. Ә «Евровидение»гә безнең катнашыбыз юк.

Гүзәлия, продюсер:

– Манижаның артык зур аудиториясе булмаса да, ул инде 9–10 еллап тулы көчкә иҗат итә. Шәхсән мин аның җырлары белән күптән таныш. Профессиональ яктан караганда, аны югары бәяләргә сәбәпләр җитәрлек: тавышы көчле, үз стиле бар, җырлары сыйфатлы. Ни өчен әле ул «Евровидение»гә Россия данын яклап бармаска тиеш иде? Аның моңа тулы хакы бар. Манижа кебек җәмгыятьне борчыган проблемаларга алынучылар күбрәк булсын иде. Татар эстрадасында бигрәк тә. Һаман көлке, һаман мәхәббәт аңлату белән ерак китеп булмас. Язучысы, җырлаучысы булса, тыңлаучысы табылыр иде, миңа калса. Үзем дә андый җырчылар белән рәхәтләнеп эшләр идем һәм эшләдем дә. Чөнки мин һәрвакыт альтернатив һәм сыйфатлы музыка яклы.

Айсылу Лерон, өч бала әнисе:

– Быел «Евровидение»не башыннан ахырына кадәр карадык. Аның бу юлы «хайп»ка корылмавы, лирик җырларга бай булуы ошады. Бер тыңлаудан күңелгә кереп калган җырлар байтак булды. Россия исеменнән чыгыш ясаган Манижага килгәндә, аның җырын, дөресрәге, җырының фәлсәфәсен бер тыңлаудан кабул итеп бетерергә авыррак, миңа калса. Бәлки аның алдынгы урынга эләгә алмавы шуның белән дә бәйледер. Эстрадабызда социаль темага җырлаучылар, бик сирәк булса да, юк түгел. Ләкин хәзер халыкта мондый җырларга ихтыяҗ бармы? Монысы – башка мәсьәлә. Безнең тамашачыга рухи темалар – мәхәббәт, хыянәт, туган һәм башкасы якын. Киң күләмле аудитория булмаса да, социаль теманың да үз тыңлаучысы бар ул. Илсөя Бәдретдинованы, мәсәлән, яраталар бит.

Әни кеше буларак, мондый җырларны балага тыңлатыргамы, юкмы – әйтә алмыйм. Билгеле, балада музыкаль зәвык тәрбияләргә кирәктер дә ул. Тик җырны «көчләп тагып» булмый, минемчә. Аның йә сүзләре, йә көе якын була. Күңел үзе белә.

Илгиз Шәйхразиев, җырчы:

– Манижа – яхшы музыкант. Ул Россиядә үз тыңлаучысын күптән тапты. Миңа калса, Россия Европага нәкъ аның кебек җырчыларын күрсәтергә тиеш. Ә безнең эстрадага килгәндә, җитди темаларга мөрәҗәгать итүчеләр аз. Тик әле эстрададан тыш, көн дә күз уңында булмаган артистлар бар бит. «Usal», «K-ru», «Gauga» төркемнәре, Рәдиф Кашапов һәм башка «hip-hop», альтернатив юнәлештә эзләнгән иҗади кешеләрнең җырларында иҗтимагый һәм сәяси проблемаларны еш очратырга була.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү