Россиянең кайсы төбәкләрендә ял итү яхшырак?

Җәйге яллар вакыты якынлаша. Коронавирус пандемиясе һәм ябык чикләр әле һаман сәяхәт итәргә яратучыларга теләсә кайсы тарафка юл тоту мөмкинлеге бирми. Тик барыбер җәйге сезонда каядыр барып, рәхәтләнеп ял итеп кайтасы килә. Чит илләргә чыгу мөмкинлеге чикле булганда, Россиянең кайсы төбәкләрендә ял итү яхшырак соң? Юлламаны кайчан алу отышлырак? Без әлеге һәм башка сорауларга ачыклык  өчен «LeDi Travel» туристлык компаниясе җитәкчесе Ләвисә Фәттаховага мөрәҗәгать иттек.

– Ләвисә ханым, быел җәйге ялны сәяхәткә багышларга теләүчеләр арасында җанлану сизеләме инде?

– Туристлык тармагына бераз гына җан керә башлады башлавын. Тик барыбер хәлләрнең тулысынча яхшыруына ерак әле. Кешеләр чит илләргә туристлык юлламалары алудан шикләнә. Шуңа күрә чир таралганчы елына 2–3 тапкыр чит кыйтгаларда ял итеп кайтуны ни дип тә белмәүчеләргә хәтле ил чиген узарга атлыгып тормый. Хәзер күбесе үзебезнең курортларны сайлый.

– Россия буенча нинди юнәлешләргә юлламаларны күбрәк алалар?  Сезнеңчә, Россиянең кайсы урыннарында ял итү әйбәтрәк?

– Халык Краснодар краенда – Анапа, Геленджик, Сочи, Адлер шәһәрләрендә ял итүне хуп күрә. Соңгы вакытларда шифаханәләргә юллама алучылар күбәеп китте. Әлбәттә, халыкның иң яратып ял итә торган урыны – Кырым. Күбесенчә Феодосия, Судак, Алушта, Ялта шәһәрләрен сайлыйлар. Диңгез буенда кызынудан тыш, ил гизеп, табигать белән генә хозурлануны хуп күрүчеләр дә бар. Мондыйлар Байкалга, Алтай һәм хәтта Төньяк Боз океанына кадәр барырга риза. Ә инде экскурсия өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан да яхшысы юк. Май бәйрәмнәренә шушы ике юнәлешкә тур алучылар шактый.

– Туристлык юлламасын арзанрак бәядән алу өчен сезгә кайчанрак мөрәҗәгать итәргә кирәк?

–  Алдан броньлап куйганда, тур, әлбәттә, арзангарак төшә. Ялның иң кызган чорына – җәй айларына да юлламаны броньларга соң түгел әле. Аннан килеп, «горящий тур»лар булгалый. Бу очракта ул бөтенләй дә үзкыйммәтеннән генә сатып җибәрелә. Гадәттә, мондый юллама очарга берничә көн калганда сатыла.

– Ялга юл тотар алдыннан гына чирләп киткәндә яки пандемиянең янә көчәюе сәбәпле ил чиге ябылганда, тур бәясен өлешчә яки тулысынча кире кайтару мөмкинме?

– Моның өчен ялга китми калудан иминиятләштерелү («страховка от невыезда») кирәк. Ул аерым сатып алына. Бәясе тур хакының 4–5 процентын (тур бәясенә карап, 1500–1800 сум чамасы) тәшкил итә. Әлеге страховка булганда, ул-бу килеп чыккан очракта, юллама хакы тулысынча кире кайтарыла яки сәяхәт үзең өчен уңайлы башка вакытка күчерелә. Узган ел барлыгы 3 миллион сумлык  юллама сатып, пандемия килеп чыкканлыктан, чит илгә сәяхәткә бара алмаучыларның һәммәсенең хәленә кереп, түләгән акчаларын кире кайтардык һәм теләге булганнарга сәфәрләрен башка вакытка күчердек.

– Быел тур бәяләре ничегрәк?

– Арзанлылары да, бик кыйммәтләре дә бар.  Барысы да күпме, кайда, ничә йолдызлы кунакханәдә ял итүгә бәйле. Әйтик, Кырымга иң арзанлы тур бер кешегә 12 меңнән башлана.

– Үзебезнең ял йортларын сайлаучы туристлар өчен кешбэк та бар бит әле.

– Хәзер аның өченче этабы башланды. Россия буенча турга «Мир» картасы белән түләгәндә, ял бәясенең 20 процентын кире алу мөмкинлеге бар. Акция 15 июньгә кадәр үткәрелә. Шул ук вакытта сәфәр 30 июньгә төгәлләнергә тиеш. Әлегә шулай, әмма аның июльдә озайтылу ихтималы да бар дип уйлыйм. Юллама алып, ил буенча сәяхәт итәргә җыенучылар әлеге мөмкинлекне һичшиксез кулдан ычкындырмаска тиеш дип уйлыйм.

Укучы хаты

Без ничек ял иттек

Узган ел, туристлык юлламасы алмыйча гына, өч кешелек гаиләбез белән үз машинабызда Кырымга барып ял итеп кайттык. Юл, әлбәттә, ялыктыргыч, озын булды, чөнки бер якка  гына 2 тәүлектән артык барырга кирәк. Аның каравы үз көебезгә йөрдек: Волгоградта тукталыш ясап, яңартылган «Мамай курганы»н карадык, Кырым күпере аша уздык. Быел сәяхәткә чыгучыларга файдалы «шпаргалка» булыр, бәлки: сәфәребезнең ничегрәк узуын, күпмегә төшүен язып үтәргә булдым.

Без җиде көн Алуштада ял иттек.  Ике катлы коттеджның бөтен уңайлыклары булган зур гына бер бүлмәсен тәүлегенә 2500 сумнан арендага алып тордык. Яхшырак кунакханәләр 4000 сум тирәсе тора иде. Ашау-эчү башлыча кафеда булды, бер тапкыр ашап чыгу бәясе – 300 сум чамасы. Ара-тирә үзебез дә пешереп ашадык. Ярма кебек тиз бозылмый торган әйберләрне үзебез белән алып бардык. Ризык бәяләре – бездәге чамасы. Машинабыз булгач, Кырымның күп кенә шәһәрләренә – Севастополь, Симферополь, Ялтага (бу шәһәрдә яшәү, ашау-эчү, экскурсия чыгымнары бермә-бер кыйммәт) барып, андагы күренекле урыннарны карап йөрдек, экскурсияләргә чыккаладык. Иң кыйммәте Балаклавада яхтада йөрү булды,  аның өчен 6 мең сум түләдек.

Шулай итеп, унике көнлек «кыргый» ялның биш көне юлга үтте, ә бәясенә килгәндә, өч кеше өчен 60 мең сум чамасы акча тоттык. Алуштада түгел, берәр бистәдә генә яшәсәк, ялыбыз тагын да очсызгарак төшкән булыр иде. Кырым белән беренче тапкыр гомуми танышубыз шулай булды. Быел җәй инде андагы берәр шифаханәгә барып, сәламәтлегебезне ныгытып кайтырга исәпләп торабыз.

Римма Семенова. Түбән Кама


Фикер өстәү