Ростуризм туристик кешбэк программасы буенча сатуларның кышкы этабын башлап җибәрәчәк

Быел Россиядә туристик кешбэк программасының кышкы этабын сатуны башлап җибәрергә җыеналар.Әлеге программа буенча туристлар 15 гыйнвардан апрель азагына кадәр ял итә алачак. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форумында Ростуризм җитәкчесе Зәринә Догузова хәбәр итте.

«Без 2022 елның кышкы сезонына сатуны быел эшләтеп җибәрергә ниятлибез, әмма ул 15 гыйнвардан соң гына гамәлдә булачак»,- диде ул.

2022 елда әлеге туристик кэшбэк программасы туристлар агымы аз булган вакыт өчен генә гамәлдә булачак. Әлеге программаны Яңа ел бәйрәмнәре һәм җәй көнендә кулланып булмаячак.

Әлеге программа буенча 15 гыйнвардан апрель ахырына кадәр һәм 1 октябрьдән декабрь уртасына кадәрсәфәр кылып булачак.
Ростуризмның туристик кешбэк программасы буенча сатуны тагын ике атнага –  14 сентябрьгә кадәр озайткан иде.


Фикер өстәү