Ростуризм башлыгы якын арада Төркиянең туристлар өчен ачылачагына өмет белдерде

Туризм буенча федераль агентлыкта (Ростуризм) якын арада Төркия Россия туристлары өчен ачылыр дип өметләнәләр. Ведомство башлыгы Зарина Догузова Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия 15 апрельдән эпидемиологик вазгыятьнең имин булмавы аркасында Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне туктаткан иде. Май ахырында коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб чикләүләрне 21 июньгә кадәр озайту турында хәбәр итте.

«Иң популяр туристик юнәлешләрнең берсе – Төркия белән авиаэлемтәне чикләү кешеләр һәм тармак өчен зур проблемалар тудыра. Биредә төп проблема – туроператорларның кешеләргә бурычы булуында. Туристлар чикләр ябылганчы сәяхәтләр өчен өлешчә, яки тулысынча акча күчерергә өлгергән. Без әлеге вазгыятьне күзәтәбез һәм якын арада хәлләрнең уңай якка үзгәрәчәгенә, самолетлар янә оча башлаячагына һәм туроператорларның туристлар алдындагы йөкләмәләрен үтәячәгенә өметләнәбез», — диде Догузова.

Шул ук вакытта, ул туроператорларның сәяхәтчеләргә бурычы узган елдан бирле алты тапкыр – 44 миллиард сумнан 7 миллиардка кадәр кимүен искәртте.

Петербург халыкара икътисади форумы 2-5 июнь көннәрендә уза.

 


Фикер өстәү