Риман Гыйлемханов: Бездә милли сәясәт, гомумән, бармы соң ул?

Беркөнне Алмаз Хәмзин белән туган авылым – Субаш-Атыга кайттык. Концерт-очрашу ике сәгатькә якын дәвам итте. Авыл халкы «тере очрашу»ларга сусаган, клубка көпә-көндез берничә дистә кеше килде. Хәзер, шуннан артыгын кичен дә  җыеп булмас иде. Эстрада йолдызлары да иң элек: «Ничә кеше җыя аласыз?» – дип сорыйлар икән дә, халыкның ишелеп килмәячәген ишеткәч, тәртәләрен кире боралар икән. Ә Алмаз: «Мин биш кешегә дә концерт куям», – дияргә ярата. Аның «биш»е унбиш, егерме биш булырга мөмкин. Алмаз өчен иң кадерлесе – халык белән  күзгә-күз карап сөйләшеп, җырлашып, ял итеп утыру. Язучылар арасында Алмаз кебек юлдан кайтып кермәгән кеше бүтән юктыр ул. Халык телевидение, радио, китап-газета сүзенә ышана үзе, әмма күрешеп, гәпләшеп утыруга җитми инде. Чөнки күзгә-күз сөйләшкәндә алдап булмый, кемнең ни сөйләгәнен күз карашы барыбер сиздерәчәк.

Без бүген дөнья хәлләре, аеруча милли мәсьәләләргә кагылышлы хәлләр турында сүз куертырга яратабыз. Дөньяда кеше ышанмаслык дигәндәй вакыйгалар бара һәм мондый заманнарда, гадәттә, халык арасында миссионерлар пәйда була. Төрле имеш-мимешләрдән башы тәмам аңгырайган халыкка хак дөреслек кирәк була башлый. Мондый вакытларда нәкъ менә галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре миссионерлар вазыйфасын үзләренә алырга тиештер. Миңа үпкәләмәсеннәр, бүген каләм ияләренең кайберләре халыкка чыгу урынына үзара сүз көрәштереп ятуны кулай күрәләр. Бәхәс, гадәттә, интернет аша бара. Чөнки бу – иң ансат алым. Беренчедән, «расхутланып» каядыр барасы юк, берничә җөмлә язып, төймәгә генә басасы. Икенчедән, кеше – синең, син кешенең йөзен күрмәгәч, ни әйтсәң дә, оялтмый. Киресенчә, батыраясың гына. Чөнки: «Чырае да кызармый ичмаса!» – дип әйтүче булмаячак.

Күптән түгел интернетта бер видеоязма карадым. Башкортстанның Чакмагыш районында башкорт кардәшләрнең нәсел-ыруны өйрәнүләренә багышланган иде ул. Аннан татарны башкортлаштыру исе килгәнлеген пандемия вакытында ис-тәм сизү  сәләтен югалаткан кеше дә чамалар иде, мөгаен. Хәер, сүзем ул хакта түгел. Интернетта мондый искитмәле хәлгә тап булгач, без нишли башладык? Иң элек, башкорт кардәшләргә үпкә-рәнҗү белдердек, аннан соң «ыру» дигән сүзнең мәгънәсен ачыкларга керештек. Бактың исә, ыру-кабилә мәсьәләләренә багышланган җыеннар Башкортстанның татарлар яшәгән авыл-районнарында күптән бара икән һәм татарларга: «Сез «дуван» дигән башкорт ыруына керәсез», – дип аңлаталар икән.

Интернетта әнә шундый гыйбрәтләр бар иде. Әмма, ни гаҗәп, «ә без нишләргә тиеш?» дигән уй берәүнең дә башына килмәде, башкорт кардәшләргә кесәдән йодрык күрсәтеп сөйләндек-сөйләндек тә тынычландык. Бәлки, безгә ут күршеләребездән үрнәк алыргадыр?

Мин Пермь татарлары белән шактый еш күрешәм. Барда районында сабакташым, шагыйрь Идият Аширов, Тукайның туган тиешлесе Рәфыйк абый Акманов яши.

Беркөнне Идият халык санын алу уңаеннан Бардага башкорт кардәшләрнең ешлавын әйтте. Хәтта район җитәкчелеге аларга халык санын алу штабы өчен дипме, аерым бүлмә дә  биргән, ди. Гомумән, Өфе Барданы ташламый һәм анда кайбер татарларның үзен башкорт дип яздыруы гаҗәп түгел.

Бардага Казаннан да килгәлиләр, әмма сәфәрнең максаты, гадәттә, нинди дә булса чарада катнашу була. «Чаралар сәясәте» үткәреп кенә милләттәшләребезне барлап тота алырбыз микән дип шикләнәм.

Узган ел Бардага бара алмадым, әлеге дә баягы Идият дустым: «Монда коронавирус бик котырына, дөньялар бераз тынычлансын инде», – диде. Алмаз Хәмзин белән Барда районына быел барып булмасмы дип хыялланабыз әле, Сабан туенда яки «Барда-Җыен»да кунак булып утыру өчен түгел, ә кан-кардәшләр белән очрашу өчен. Әйтер сүзләр бик күп җыелды.

Кайчак мин: «Бездә милли сәясәт, гомумән, бармы соң ул? Булса, ул ниндиерәк икән?» – дигән уйлар туа. Чагыштырмача күптән түгел «Татар халкының   үсеш стратегиясе» дә эшләнеп: «Шәп булган   бу!» – дип күкрәк тә суккан идек. Әмма суктык та – оныттык кебек. Сөйләшергә, фикер алышырга, бәхәсләшергә, акыл өйрәтергә безгә куш. Ә кем эшләр?

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү