Йолдызнамә | 7 – 13 июнь

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу чорда хезмәттәшләрегез белән үзара бәхәстә юл кую әйбәтрәк. Алга таба эшләрегезнең майлаган кебек баруы өчен шулай кирәк. Туганнарыгызга игътибарлырак булыгыз: ярдәм кирәк – ә алар аны сорарга кыенсына бугай… Атна ахырында танышларыгыз бик матур гына итеп күңелегезне күрәчәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Өелгән эшләрне атна ахырына кадәр тәмамлап куярга тырышыгыз. Юкса соңрак кыенга туры киләчәк. Ял көннәрен ялга багышлагыз. Әйтик, кичләрен урамга һава суларга чыгыгыз. Моның өчен акчасы да, башкасы да кирәкми,  аның каравы сәламәтлек өчен күпме файда! Ялгызлар үзләренең сыңар канатларын табачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Никадәр күбрәк эшләсәгез, хезмәттәшләрегез алдында шуның кадәр ихтирам-хөрмәткә ирешерсез. Кичләрен калып яки иртән иртүк барып эшләргә авырсынмагыз – хезмәтегез әрәмгә китмәячәк. Сөеклегездән бүләкләр һәм сюрпризлар көтегез. Хыялыгызны тормышка ашыруга бик якын торасыз хәзер сез!

Кысла (22.06 – 22.07) Көтелмәгән яңалык берникадәр сискәндереп җибәрер. Үзгәрешләрдән курыкмагыз: алар сезгә бик зур җиңеллек алып киләчәк. Сишәмбе көнне алдыгызга яңа офыклар ачылачак, тик моның өчен азрак сөйләп, күбрәк эшләргә туры киләчәк. Ял көннәрендә зарыгып көтелгән бик шәп хәбәр ишетәчәксез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Соңгы араларда үзегезне карарга онытасыз шикелле. Йөз-кыяфәт, өс-башны бераз кайгыртсагыз, җәйге күтәренкелекнең пәйда булуын сизми дә калачаксыз! Бу атнада акчаны иркенләп тоту киңәш ителми. Киресенчә, хәзер мая туплау әйбәт (сәмән бик тиз ишәячәк).

Кыз (24.08 – 22.09) Бу атнада күңелегезгә хуш килердәй кешеләр белән танышу, эштә «үсү», шәхси тормышта әйбәт кенә бер уңышка ирешү мөмкинлеге гаять зур. Ләкин теге яки бу карарга килгәндә, саграк булыгыз: алдану куркынычы бар. Җомга көнне бер изге хәбәр ишетеп, күңел тынычлыгы алырсыз.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Йолдызлар шәп кенә керем вәгъдә итә.  Шуңа акча эшләргә тәкъдим итәләр икән, ике дә уйлап тормастан, ризалашыгыз. Сөеклегезгә карата гадәттәгедән йомшаграк мөгамәләдә булырга тырышыгыз: күңеленең бик нечкәргән чагы… Атна ахырында күңелле яңалык көтегез.

Чаян (24.10 – 22.11) Атна башында алдыгызга шәп кенә мөмкинлекләр ачардай эшлекле тәкъдим алырсыз. Әйбәт кенә абруйга ия булуыгыз яңа эшне башлап җибәрүгә бик зур этәргеч бирер. Гаиләгездә дә кайбер проблемалар артта калып, бер-береңне ярты сүздән аңлау чоры башланыр. Кыскасы, тормышыгызның барлык өлкәләрендә тәртип хөкем сөрер.

Укчы (23.11 – 21.12) Һавадагы торнага ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындыра күрмәгез. Кырыкмаса-кырык эшегез көтеп торса да, берсен генә, әмма берәгәйле итеп башкарып чыгарга кирәк булыр. Юкса уңайсызрак хәлдә калырга туры килмәгәе. Якшәмбе көнне бер танышыгызның телефон аша ирештерелгән киңәше күңелегездәге бер борчудан арындырыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бәхет тынлыкны ярата, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Шулай икән, үзегезнең уңышлар турында шар ярып кычкырып йөрмәгез. Күз тидерергә мөмкиннәр! Берәве белән ачуланышкан идегезме? Татуланышырга көч табыгыз. Юкса үкенергә мөмкинсез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Эштә авызны белебрәк ачарга кирәк. Ялгышрак әйтелгән теге яки бу сүз алга таба үзегезгә каршы бик тә яман «корал»га әйләнергә мөмкин. Атна уртасында әйбәт кенә керем көтегез. Ялгызларның гомерлек ярларын табу ихтималы зур.

Балык  (20.02 – 20.03) Кемнедер тәнкыйтьләү, сүз белән рәнҗетү теләге туар. Әмма ничек тә тынычланып, бу адымга бармаска! Юкса соңыннан үзегезгә тагын да катырак бәрелергә мөмкиннәр. Ял көннәрендә гаиләгездә беравык үзегезне бәхет диңгезенә чумгандай хис итү мөмкинлеге бирердәй хәлләр булып алыр.


Фикер өстәү