Сәяхәт өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтаралар

18 марттан 15 июньгә кадәрге чорда түләнелгән сәфәр хакының 20 проценты кире кайтарыла

Туристларга 15 июньгә кадәр ил буенча турлар сатып алып, аның бәясенең 20 процентын кире алу мөмкинлеге бирелә. Бу эчке туризмга карата кызыксындыру тудыру буенча дәүләт программасы кысаларында эшләнелә.

Кешбэк 18 марттан 15 июньгә кадәрге чорда түләнелгән туристлык хезмәтләре өчен  бирелә, дип хәбәр ителә мирпутешествий.рф сайтында. Анда акциягә кушылган туроператорлар, кунакханәләр һәм агрегаторлар исемлеге урын алган. Туристның “Мир” картасы сайтта лояльлек программасында теркәлгән булырга тиеш.

Сәяхәттән 30 июньнән дә соңга калмыйча әйләнеп кайтырга кирәк. Тур озынлыгының яки кунакханәдә яшәү вакытының 2 төннән кимрәк булмавы шарт. Тур бәясенең 20 проценты (әмма 20 меңнән дә артыграк түгел) кире кайтарыла.

Кешбэкны берничә тапкыр алырга мөмкин.


Фикер өстәү