Киләсе елдан хәрби табибларга бер тапкыр 2 миллион сумга кадәр акча бирә башлаячаклар

Россия Хөкүмәте 2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби табиблар һәм медицина персоналына ярдәм итү программасын гамәлгә кертә. Шулай итеп, гарнизоннардагы медицина оешмаларына эшкә урнашучы табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары бер тапкыр 500 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр акча алу мөмкинлегенә ия булачак. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түләү күләме хәрби частьнең кайда урнашуына бәйле булачак. Программада медицина вузларын тәмамлап чыгучылар да катнаша ала. Төп шарты – хезмәт килешүен кимендә биш елга төзү.
Ерак Төньяк һәм Арктика зонасы төбәкләрендә торак пунктлардан читтә урнашкан хәрби частьләрдәге табиблар өчен компенсация күләме 2 миллион сум тәшкил итә. Фельдшерлар һәм шәфкать туташлары өчен – 1әр миллион сум.
Ерактагы гарнизоннарның медицина-санитария частьларындагы табибларга – 1,5 миллион сум, фельдшерлар һәм шәфкать туташларына – 750 шәр мең сум түләнеләчәк.
Башка территорияләрдәге торак пунктлардан читтә оештырылган хәрби частьләрдә эшләүче медицина персоналына килгәндә, табиблар – 1 миллион сум, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары – 500әр мең сум компенсация алачак.


Фикер өстәү