Фаил Баязитов: «Русча сөйләшеп кемне алдыйбыз?»

 

Ни өчен яшьләрне тел, милләт язмышы борчымый? Бу сорауны еш бирәбез. Ә борчылганнары нәрсә турында уйлый? Нигә борчыла? Бу хакта татарча проектлар сценаристы, юморист, алып баручы Фаил Баязитов белән сөйләштек.

«Ул бик аз кешегә кирәк»

– Фаил, «ВТ» оештырган «түгәрәк өстәл»дә («Туган тел клубы»ның татарча юморга багышланган утырышында) тел, милләт турында бик борчылып, шул ук вакытта ялкынланып сөйләгән идең. Син моңа бала чактан битараф түгелме?

– Мин Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан. Без – инглиз телен дә татарча өйрәнеп үскән балалар. Ул чакта әзрәк русча сөйләшсәң, «о, иностранец» дип карыйлар иде. Ягъни мин тулы канлы татар мохитендә үстем. Аннан иҗатка кереп киттем, һәм бу мине уйланырга мәҗбүр итте димме соң… Битараф булмау үзенә күрә сызлану, борчылуга да бәйледер тагын. Тел бит ул – бер мәсьәлә. Аның янында тарих, гореф-гадәтләр, әдәп кагыйдәләре дә бар. Илле елдан тел бетәргә мөмкин, дибез. Уйлап карасаң, илле ел коточкыч аз вакыт. «Улым», «кызым» дип эндәшсәм, мине аңламаячаклармы? Без шундый бай тарихыбызны югалтачакбызмы? Башыма сыймый бу минем.

Тел мәсьәләсен глобаль яктан уйлап карасаң, ул бер-ике процент кешегә генә кирәк бит. Кызганыч, калганнар үз мәшәкате белән яши, тел аларга бар ни, юк ни.

– Ни өчен шулай икән? Югыйсә татарча сөйләшүчеләргә кырын карау заманын да узганбыз, ирекле, мөмкинлекләргә бай чорда яшибез. Күпме проектлар бар…

– Минем татарча сөйләшмәгән яшьләрне дә, яшьләр өчен эшләнгән татарча проектларны да сүгәсем килә. Ул проектлар яшьләр телендә түгел бит! Артык катлаулы. Бу исә «татар теле – иске, катлаулы тел» дигән стереотип тудырырга мөмкин. Менә үзгәртергә иде шуны. Проектлар гына түгел, әдәбият та шулай. Яшьләрнең татарча укымавы да аңлашыла: китаплар артык катлаулы тел белән язылган. Балаларны алсак, аларга укырлык әкиятләр шулай ук аз. Ә рус телен тиз ияртә бит алар. Бер-ике тапкыр балалар бакчасына барса, тулаем русчага күчә. Моңа каршы көрәшергә теләүче ата-аналар юк диярлек. Хәзер хәтта авыл да «реабилитацион үзәк» булудан туктады.

– Оялу дигән нәрсә дә бар бит әле. Менә син, Казанга күченгәч, русча белмәвеңнән яки татарча акцентыңнан оялдыңмы?

– Булды андый нәрсә. Мәҗлесләрне русча алып барганда кыенсындым бераз. Аннары мин аны үзенә күрә мәзәккә әйләндердем. Ул акцент хәзер дә бардыр ул. Ләкин минем хәзер үз-үземә ышанычым көчлерәк.

«Шуңа җаным әрни…»

– Фаил, сез «Әйдә ШаяРТ» (татар КВН лигасы) белән бөтен республика буйлап йөрисез. Татарча иң яхшы сөйләшүче районнарны атый аласыңмы?

– Актаныш һәм Азнакай. Азнакай янәшәсендә генә Ютазы районы. Анда менә хәлләр бөтенләй башкача… Анда кеше, беләме-юкмы, русча сөйләшә. «Син кемне алдыйсың?» – дип сорыйсы килә кайберәүләрдән. Хәзер хәтта авылларда да шул хәл.

Ютазының актив булмавы да борчый мине. Минем туган районымны кеше белми, алар республикакүләм чараларда үзләрен күрсәтмиләр. «Мин Ютазыдан», – дисәм, «О, Башкортстан!» – дигән җавап ишетәм. Күз алдына китерәсеңме? Менә шуның өчен җаным әрни…

– Яшьләр үз чыгышларында диалекталь сөйләм кулланамы? Җирле сүзләрне беләләрме?

– Да инде! (көлә) Аеруча мишәр яклары. Алар турында нинди генә стереотиплар булса да, бик шәп кешеләр. Хатын-кызларны мактап туймаслык. Минем хатын мишәр булганга гына әйтмим (көлә).

«Үз гаиләмдә чәлпәрәмә килергә мөмкин…»

– Хатыныңны телгә алгач, гаилә турында да сөйләшәсе килә. Киләчәктә, үз балаларың тугач, алар татарча сөйләшсен өчен, син нишләячәксең?

– Мин бу турыда бик күп уйланам. Яшерен-батырын түгел, хатыным күбрәк русча сөйләшә – аңа да йокты ул чир. Өйгә кайткач, үзем дә сизмәстән, аның белән русча сөйләшә башлыйм. Моңа игътибар иткәч кенә: «Тукта, татарча сөйләшик әле», – дим. Минем хатыным белән тел турында күп сөйләшкәнем булды. Мин әйтәм, син аңлыйсыңмы, минем тел киләчәге турындагы хыялларым үз гаиләмдә үк чәлпәрәмә килергә мөмкин. Татар телен «ана теле» дип юкка гына атамыйбыз, ул нәкъ менә әниләрдән башлана бит.

– Ул бит әле җаваплылык та. Син «милләт» дип йөрисең, ә балаларың русча сөйләшә.

– Әлбәттә! Куркыныч төш кебек бу. Мондый мисаллар бик күп бит. Уңай мисаллар да бар. Әйтик, Рүзәл Әхмәдиевнең (тележурналист, алып баручы. – Авт.) кызы шундый яхшы итеп татарча сөйләшә. Моның өчен Рүзәл аны үзләре янындагы балалар бакчасына түгел, әллә кайда урнашкан балалар бакчасына йөртә. Чөнки үзләре янындагысында татар мохите юк. Ә балага өйдә татарча сөйләшү генә җитми. Шуңа күрә тырышырга, хезмәт куярга туры килә.

– Фаил, бу миңа нәрсәгә кирәк инде, барыбер нәтиҗәсе юк, дип, барын да ташлап, берәр заводка эшкә керү теләге уянган чаклар буламы?

– Ике айга бер уйланам бу хакта. Кирәкме соң бу миңа? Дөрес әйбер белән шөгыльләнәмме мин? Әллә гап-гади эшкә керергәме? Акчасы да булыр иде, тынычрак та яшәр идем… Бөтенесен уйлап чыгам. Аннары каяндыр нәрсәдер килеп чыга да, «Эх, мин бит әле кирәк икән!» – диям дә, теге уйлар юкка чыга. Менә мин үләрмен, яшәгән чакта берәр файдалы эш эшләп калыйм инде, дигән фикер коткара димме соң…

– Ә синең өчен исем, танылу ни дәрәҗәдә мөһим?

– Мин исемемне түгел, эшләгән эшемне күрсәтергә телим. Ләкин эшләгән эшемне күрсеннәр өчен башта исемемне күрсәтергә кирәк. Беркөнне мине автобуста таныдылар. «О, бу бит ул!» – диләр. Шуннан соң уйлыйм: менә шуның кадәр генә эшләсәм дә, реакция бар. Һәм икенче уем: «Бу бит ул!» – диләр, ә кем соң ул «ул»? Мин алар өчен кем?

– Ул соравыңа җавап бирә алдыңмы?

– Юк. Менә миңа: «Син татарча шундый яхшы сөйләшәсең», – диләр. Ә мин аңа игътибар да итмим, шулай тиеш кебек. Яки мине берәр чарада «юморист, продюсер, фәлән, фәлән…» дип тәкъдим итәләр. Ә мин аны кабул итә алмыйм. Бу темага психолог белән еш сөйләшәм. Үземне тиешенчә бәяләргә өйрәнергә кирәклеген ул да еш әйтә, кабул итәргә куша. Ә мин әлегә, дөресен әйткәндә, «миңа психолог шулай кушты, шуңа мин моны кабул итәм» дигән фикер белән яшим.

 


Фикер өстәү