Татарстанда хатын-кызны Россия Кораллы көчләре абруен төшергән өчен суд көтә

Бүген Татарстан Югары судында Казаннан активист Зөлфия Ситдиковага карата кузгатылган эшне тикшерү өчен присяжныйларны сайлый башлаганнар. Ул Россия Кораллы көчләре абруен төшерүдә һәм нацизмны аклауда гаепләнелә.

“Бүген суд тикшерүенә беркемне дә кертмәячәкләр, ул ябык ишекләр артында узачак. Судны присяжныйлар белән үткәрүне таләп иттек. Бүген аларны сайлаячаклар”, – дип белдергән суд хөкем алдына баскан хатын-кызның адвокаты Рим Сабиров “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре Ситдикованы 2023 елның апрель ахырында Урицкий паркында законсыз минтингта тоткарлаганнар. Анда ул икенче бер активист хатын-кыз белән Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәл янында “м” хәрефенең асты өскә әйләндерелгән “9 мая” плакаты белән фотога төшәргә килгән.

Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, армиянең дәрәҗәсен төшерү сугышка каршы лозунг белән акция үткәрүгә бәйле (фотолары узган елның маенда социаль челтәрләрдә таралган). Фотолар Җиңү паркында Мәңгелек ут фонында төшерелгән. Акциянең нәкъ менә Ситдикова үткәргәнлеге мәгълүм. Активистның сүзләре һәм гамәлләре белән Кораллы көчләр абруен төшергәнлеген белгечләр: лингвист һәм психолог раслаган.

Хәзерге вакытта аңа шәһәрдән чыгып китмәү шарты куелган.

Зөлфия Ситдикова 2022 елда да Олег Газманов концертында Россия Кораллы көчләре абруен төшергән өчен тоткарланган булган. Концертка ул сугышка каршы язулы киемнән килгән. Моның өчен хатын-кызны 40 мең сумлык штрафка тартканнар.


Фикер өстәү