Ләбиб Лерон: Бер-беребездән ерагаю упкынга китереп терәячәк

Бүген “аяклы энциклопедия”, бәһасез мирас хуҗасы, язучы, шагыйрь Ләбиб абый Леронның туган көне. Аңа яңа иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез! Бу әңгәмәдә – аның архивлары, онытылган шәхесләр турында сөйләштек.

Ул мирас туплауга үзен бала чактан ук әзерләгән. Билгеле, сүз иҗади мирас турында бара. Нәтиҗәдә архивлар, әдәби фондлар, эш киштәләренә генә сыеша алмыйча, «балкондагы мирас»ның барлыкка килүенә сәбәпче булган. Сүз – «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон хакында.

– Ләбиб абый, соңгы вакытта гел юлда, очрашуларда булдыгыз. Сәфәрдән нинди сабаклар алып кайттыгыз?

– Быел бәхетебез сәфәрдән булды, олы шәхесләребезнең туган якларында булу, анда яшәүче халыкларның көнкүрешен, алардагы вазгыятьне үз күзләребез белән күрү теләген тормышка ашырдык. Исемнәрен мәңгеләштерү эшләре ничек тора, халык ул шәхесләрне онытып бетермәгәнме, дигән борчу да йөртте безне. Нәтиҗәдә, Башкортстанга дүрт тапкыр бардык, үзем Омскида, Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә, Калининград өлкәсендә Фатих Кәрим эзләре буйлап та йөреп кайттым, андагы татарлар белән очраштым. Соңыннан өч мөхәррир – Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин һәм мин – Әстерхан өлкәсендә дә бардык. Анда Габдрахман Гомәригә, Сәгыйть Рәмиевкә, Муса Җәлилгә нисбәтле урыннарда булдык.

Башкортстанның Уфага кадәрге өлешләрендә ниндидер рәхәтлек белән йөрдек. Илдар һәм Нил Юзеевлар, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликовка бәйле Яңавыл районының Ямады авылын, Актаныш белән чагыштырсаң, бернинди аерма юк кебек. Махсус чикләр куелып, авыллар ыруларга бүленсә дә, халыкның мөгамәлә-аралашуларында үзгәрешләр сизмәдек. Шул ук вакытта район белән район, авыл белән авыл арасында да ниндидер аермалар бар. Мәсәлән, Дүртөйле, Балтач, Борай, Яңавыл – безгә якын районнар. Ә инде юлның икенче ягына чыккач, шул ук Чакмагышка гына кердек – халык үзгә. Аларда курку сизелә. Әле биш ел элек кенә вазгыять ул кадәр киеренке түгел иде. Хәзер дә безне беләләр, таныйлар, ләкин Татарстаннан килгән өч язучыга мөнәсәбәт кире булды. Күңелдә юшкын калды.

Башкортстанда йөргәннәрдән йомгаклап шуны әйтәсе килә: ике төрле өслүбтәрәк язучыларга – әйтик, Шәехзадә Бабич һәм Мәҗит Гафурига – алар башкорт дип тә, татар дип тә язган – игътибар бик яхшы. Ә инде иҗатында анык итеп «мин татар» дип билгеләгән язучыга, мәсәлән, Сәгыйть Рәмиевкә караш тискәре. Әйтерсең лә ул биредә тумаган да, яшәмәгән дә. Рәмиев туган Акман (Ибрай) авылын аркылыга-буйга йөрдек, анда аны хәтта өлкәннәр дә белми. Бернинди мәгълүмат тактасы куелмаган, музее да юк, исеме берничек мәңгеләштерелмәгән. Ярый инде, китапханәдә бердәнбер «Таң вакыты» китабы бар. Ә бит ул – Тукай дәрәҗәсендәге шагыйрь… Әлбәттә, сискәндерерлек хәл. Дәрдмәндкә дә, Мирсәй Әмиргә дә игътибар бар юкса, ә менә Сәгыйть Рәмиевкә юк. Икенче яктан, генерал Шәйморатов авылында да булдык. Аның музеендагы анкетада «Мин – татар» дигән юллар акка кара белән язылган. Әмма аңа мөнәсәбәт бик яхшы. Башкортстан районнарының барысында да диярлек аның турында мәгълүмат язылган баннерлар, стендлар эленгән.

Әлбәттә, бу сәфәр нәтиҗәләрен җитәкчеләргә җиткерербез, шул ук вакытта Башкортстан төбәгенә бәйле иҗат кешеләренә дә мөрәҗәгатем бар. Әгәр дә сез үзегезне татар дип саныйсыз икән, аны иҗатыгызда да күрсәтегез. Сезнең тарихта эз калдыруыгыз кирәк.

– Татарстан язучыларының китаплары чит төбәктәге укучыларга барып җитәме? Шул ук Башкортстанга, мәсәлән?

– Башкортстанда 80–90 нчы елларга кадәр чыккан китаплар бар. Кайбер районнарда яңа китаплар да күренгәли, ләкин бик аз. Морак китапханәсендә, мәсәлән, яңа китаплар арасында Марат Кәбиров, Рөстәм Галиуллин, Фәүзия Бәйрәмованыкылар бар. Китапларны бирәбез, таратабыз, дип сөйләшәләр, ләкин күп китапханәләрдә китаплар юк бит. Бу инде я бирелеп тә куелмый, я чынлап та килеп җитми, дигәнне аңлата.

– Тел мәсьәләсе ничек тора?

– Кайда да вазгыять бертөрлерәк. Башкортстанның татар авылларында балалар да саф татарча җавап бирде, анысына бик күңелебез булды. Ә менә Әстерханда яшьләр инде татарча белми. Очрашуларга килгән яшьләр аңлавын аңлый, кызыксыну да бар, әмма тел югалган инде. Махсус оештырылган чаралар тел вазгыятен тагын да катлауландыра. Шул ук ырулар уйлап чыгару, мәктәпләрдә татар теленең булмавы йогынты ясамый калмый. Башкортстанда, мәсәлән, туган тел итеп башкорт теле сайлана. Даими рәвештә «син авыру» дип әйтеп торсаң, кеше авыру икәнлегенә ышана башлый. Тел мәсьәләсендә дә шулай. Гел сеңдереп торгач, ул үзен шул ырудан чыккан һәм шул телдә сөйләшергә тиеш дип уйлый башлый. Сәфәрдә андый мисалларга да тап булдык. Шәриф Биккол авылында әнисе татар, әтисе башкорт булган бер кешедән үзен кайсы милләт вәкиле дип санавын сорагач, ул, туры җаваптан качып: «Иң мөһиме, кеше иманлы булсын», – дип җавап бирде.

Паспортка «башкорт» дип язылу элек тә булган, билгеле. Бер гаиләдән чыккан шәхесләр – Илдар Юзеев «башкорт» дип язылса, Нил абый – «татар» дип язылган.
Андый мисаллар җитәрлек. Бу вазгыятьтә язучы Таһир Ахунҗанов – күп тырышлык куйган, татарны бетерүдә, башкортны «күбәйтү»дә бик зур роль уйнаган кеше. Шундый «татарларымыз» булганда, катлаулы проблемалар гел булып торачак.

– Язучы белән язучы, кайда гына яшәсә дә, дуслык элемтәләре урнаштырырга тырышкан. Элек шулай иде, ә хәзер?

– Башкортстанның «Галия» мәдрәсәсендә бик күп татар зыялылары, мәсәлән, Хәсән Туфан, Шәехзадә Бабич, Сәйфи Кудаш укыган. Алар шул вакытта дустанә мөнәсәбәттә булганнар. Сәйфи Кудаш белән Хәсән Туфан, Әмирхан Еники белән Баязит Бикбай, Шәриф Бикколларның, аннан соң Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Рафаэль Сафин, Марат Кәримовларның дуслыгы турында без бик күп ишеттек тә, укыдык та. Алардан соң ул элемтәләр бик сүлпәнләнде. Мин Фәнис Фәтхи белән бергә укыган идем, аның белән шушы хакта гел сөйләшә идек. Бер елны ул Дәүләкән, Каргалы авылларына сәфәр оештырды. Татар язучыларының Әмирхан Еники эзләреннән йөреп кайтуы  онытылмаслык вакыйга булып күңелдә калды. Шушындый эшне системага әверелдерербез, дип ниятләгән идек, акрын гына ниятебез чынга да аша башлаган иде, кызганыч, Фәнисебез  вафат булды. Ләкин ният калды. Үзем генә дә йөреп карадым. Бу юлы инде өч мөхәррир берләштек.

Элемтәләрне ныгытырга кирәк, без бит – бер тамыр балалары. Якынаюыбыз халыкларыбызга яхшылык булып әйләнеп кайтыр, ерагаюыбыз кемнедер сөендерер, үзебезне  зәгыйфьләндерер, упкынга китереп терәр…

– Сездә бик күп шәхесләрнең архивлары бар. Әлеге байлык кайчан туплана башлады? Моңа махсус бер әзерлек кирәкме?

– Әгәр мәктәптә укыганда яки студент вакытларда «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире булачаксың, иҗади мирас белән шөгыльләнәчәксең, дисәләр, ышанмаган булыр идем. Икенче яктан, үземне бу эшкә мәктәптә укыганда ук әзерләгән булганмын икән. Кеше тормышында бер генә нәрсә дә очраклы була алмый. Мәктәптә укыган елларда ук әбидән такмаклар, җырлар, мәзәкләрне язып барганмын, фольклорга кагылышлы берничә дәфтәр туплаганмын. Фотолар, открыткалар җыю да мәктәп елларында ук башланган. «Яшь ленинчы» газетасында эшләгәндә, редакциягә берәр язучы килеп, рәсем ясап калдырамы ул, хат язамы – аерым папкага туплап бара идем.

1986 елның язында Татарстан Язучылар берлеге Бауман урамындагы нәшрият йортыннан Мөштәри урамындагы 14 нче йортка күченде. Шул вакытта без күченергә ярдәм итәргә бардык. Мин барганда, күп язмалар идәндә ята иде. Булдыра алганча алырга тырыштым. Күченеп тә бетмәдек, мине әдәби фонд җитәкчесе итеп билгеләделәр. Үзем ташыган архивларны тәртипкә китереп карарга мөмкинлек туды.

– Аларны туплап, китап итеп бастырып чыгару турында уйламыйсызмы?

– Һич югы дивар газеталарын туплап чыгару хыялы бар иде. Туксанынчы елларда бу хакта Фәрваз абый Миңнуллин белән дә сөйләшкән идем, ул да хуплады. Хатлар  аерым бер басма, хәтта берничә басма була алыр иде. Архив бик күп исемнәрне калкытып чыгара, алары исә аерым өйрәнүне таләп итә. Әйтик, заманында икенче Такташ дип йөртелгән Сирин Батыршинны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Ә андый югалган шәхесләр күп безнең. Акрынлап алынасы эшләр инде бу.

– Әлеге архив кайда саклана?

– Өйдәге балконда. Шуңа күрә мин аларны «балкондагы мирас» дип йөртәм. Акрынлап дөнья күрә алар.

– Алар арасында иң кадерлесе кайсы?

– Шәхесләрнең барысы да кадерле. Мин болай дип әйтер идем. Язучылар берлегенә әгъзалыкка кабул иткәндә һәр кешедән: «Син нинди шәхеснең иҗатын өйрәнеп, китап чыгарыр идең?» – дип сорарга кирәк. Язучының бер канаты иҗат булса, икенчесе – нинди дә булса шәхеснең мирасын өйрәнеп, аны дөньяга чыгару. Минем андый шәхесем бар. Ул да булса, Исхак Казаков. Әлеге шәхес – Татарстан Республикасын төзүдә катнашкан җиде кешенең берсе. Һөнәре буенча мөгаллим, биографиясе Тәтеш өязе белән бәйле, атаклы Казаковлар нәселенең бер вәкиле. Исхакның апасы Өммегөлсемнең улы – Мулланур Вахитов. Исхак Казаковның улы Хаҗиморат Казаков –  «Нәни Апуш» картинасын иҗат иткән атаклы рәссам. Кызганыч, Хаҗиморат абый белән исән чагында күрешеп булмады, хәзер аның кызы белән аралашам. Репрессия корбаны булган Исхак Казаковны өйрәнү дәвам итә.

Аннан да аянычрагы – бу шәхесне Тәтештә белүче дә юк. Әле ул укыткан биналар Тәтештә бар, алар ачыкланды. Аларга истәлек тактасы кую, урам исеме бирдертү, музей ачу мәсьәләләрен кузгатып җибәрдек. Ниятебез – Тәтештә татар шәхесләренә: Исхак Казаков, Гыйлем Камай һәм башкаларга багышланган музей булдыру. Район башлыгы белән ноябрь ахырында «түгәрәк өстәл» оештыру планлаштырыла. Бу эшләрне җиңеп чыгып булса, үз эшемне күпмедер дәрәҗәдә башкардым, дип санар идем.

 Блиц-сораштыру

– Тәрбия мәсьәләсе буенча әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Барысы да үзеңнән торганны аңла һәм гаиләдә аралашканда чит телне кертмә. Безнең ике бала да урыс балалар бакчасына йөрде. Тәрбиячеләр, балаларыгыз белән урысча сөйләшегез, безне аңламыйлар, дип әйтеп кайтаралар иде. Мәктәпкә кергәнче балалар белән гел татарча сөйләштек. Гаиләдә алдырып китсә, әйбәт мәктәпкә эләксә, бала телдән бизми. Милли мәгариф һәм мәктәп – икенче киңәш. Татар телендә сөйләшүчеләр һәм татар  мәктәбендә укырга теләүчеләр күп булса, гимназиясе дә төзелә, татар сыйныфлары да ачыла. Өченчесе –  китап укырга өйрәтү. Балага телефон урынына китап тоттырыгыз. Гаиләдә бергә китап уку традициясе булса, ул гаиләдә китаптан бизүче булмас. Дүртенчедән – әби-бабай тәрбиясе. Мондый тәрбия алган бала иманлы, мәрхәмәтле була. Билгеле, мин монда телен вата-җимерә урысча сөйләшкән әбиләрне күз уңында тотмыйм. Сүз – бишек җырлары җырлаган, әкиятләр сөйләгән, ашаганнан соң амин тотарга өйрәткән әбиләр турында.

– Максатыгыз нинди?

– Билгеле бер этап узылды. Узган кадәресенә йомгак ясап, алга максатлар куйганда, балалар әдәбиятына башкача караш кирәк икәнлеген аңладым. Замана баласына башкача тел, башка алым кирәк. Телне саклап калыр өчен, гадирәк сүзләр белән иҗат итәргә туры килә. Шуңа яңа өслүбтә яза башладым. Проза жанрында ныгытыбрак эшләү, җитди хикәяләр язу максатын да куйдым.

– Авыл белән шәһәрнең берсен сайларга туры килсә…

– Күңел авылга тарта…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү