Татарстан яшәүчеләрнең 97 проценты халык саны алуда катнашкан

Бу хакта “Росстат” башлыгы Павел Малков Россия Президентының Хөкүмәт әгъзалары катнашында уздырган киңәшмәсендә белдергән.

Малков әйтүенчә, бүгенгә җанисәп алуда илдә 133,5 миллион кеше катнашкан. Бу – Россиядә яшәүчеләрнең 91,6%ы, дигән сүз. Татарстан яшәүчеләрнең 97 проценты халык саны алуда катнашкан.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендә, Санкт-Петербург, Төньяк Кавказда җанисәп алу асылда төгәлләнгән инде. Ә Чечня Республикасы бу эшкә беренчеләрдән булып нокта куйган. Ставрополь һәм Краснодар крайларында, Волгоград, Тула өлкәләре, Мордовия, Чукоткада да асылда инде халык саналып беткән.
Исегезгә төшерәбез: Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды. Чара 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге Россиядә халык санын алуның өченчесе бу (моңа кадәр 2002, 2010 елларда узды).


Фикер өстәү