Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадчыларын һөнәри бәйрәме белән котлады

Бүген Россиядә икътисадчылар көне билгеләп үтелә. Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадчыларын һөнәри бәйрәме белән котлады.

– Сезне чын күңелдән һөнәрнең асылын һәм сез куйган тырышлыкның кыйммәтен ассызыклап торган һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Икътисад гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын тотрыклы рәвештә өзлексез үстерү өчен шартлар тудыра. Тармак үсешенә сез, икътисадчылар, зур өлеш кертәсез, чөнки нәкъ менә сезнең белемле фаразларыгыз, дөрес исәп-хисапларыгыз, уңышлы бизнес-планнарыгыз нәтиҗәсендә алдагы икътисадый үсеш өчен нигез салына, яңа югары технологияле производстволар, эш урыннары булдырыла, республика халкының керем дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырыла, – диелә котлауда.

– Соңгы елларда ил икътисады өчен моңарчы күрелмәгән катлаулы шартларда эшлибез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез, фикерләрегезгә тугрылык, көндәлек хезмәтегез, һичшиксез, кыенлыкларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итә!

Татарстанның барлык икътисадчыларына максатларга ирешүдә, яңа үрләр яулауда, һөнәри һәм шәхси үсештә ихлас күңелдән уңышлар телим. Сезнең тәҗрибәгез һәм тирән белемегез киләчәктә дә республиканың социаль-икътисадый үсеше хакына нәтиҗәле хезмәт итсен! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, энергия, күңел күтәренкелеге, иминлек телим!


Фикер өстәү