Татарстан юлында фаҗига: бер кеше юл кырыена «очып» һәлак булган

Бүген иртән Сарман – Җәлил автомобиль юлының 26нчы чакрымында юл фаҗигасе булган. Бу хакта “Татар-информ” Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәренә таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Daewoo” машинасы (рулендә 19 яшьлек егет булган), юл билгесенә бәрелеп, әйләнеп капланган. Йөртүче, иминлек каешын эләктермәгәнлектән, автомобиль тәрәзәсеннән “очкан”. Бәхетсезлеккә, ул шундук һәлак булган.

Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү