Азнакайда юл фаҗигасендә 51 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

Аның иминлек каешын эләктермәгәнлеге билгеле.

Азнакай районында, Лениногорск-Азнакай автомобиль юлының 30нчы чакрымында “Chery” рулендәге 51 яшьлек хатын-кызның машинасы “чыгымчылап”, каршы якка юл кырыена килеп чыккан һәм әйләнеп капланган. Йөртүче, җәрәхәтләренә түзә алмыйча, шундук һәлак булган.

Аның иминлек каешын эләктермәгәнлеге билгеле. Машинага да нык зыян килгән.
Дәүләт автомобиль инспекциясе тагын бер кат искә төшерә: иминлек каешы юл фаҗигасенә юлыкканда, күпчелек очракларда машина йөртүчене дә, пассажирларны да үлемнән саклап калуга ярдәм итә.


Фикер өстәү