ЭКСКЛЮЗИВ: Казанда төзеләчәк җәмигъ мәчете турында төп сорауларга җаваплар

Узган атнада Казандагы җәмигъ мәчет проектына конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Анда Татарстанның атказанган архитекторы Айвар Саттаров һәм «Гинзбург Архитектс» архитектура-реставрация бюросы проектлары җиңде. Алга таба нинди эшләр көтелә? Булачак мәчет корылмасына нинди мәгънә салыначак? Урыны дөрес сайланганмы, проект нидән гыйбарәт булачак? Бу һәм башка мәсьәләләргә ачыклык кертәбез.

Җиңүче проект авторларының берсе (сүз уңаеннан, аның Кол Шәриф мәчете архитекторы икәнлеген дә искә төшереп узыйк), архитектор Айвар Саттаров фикеренчә, һәрбер архитектура корылмасы киләчәккә юнәлтелә. Шуңа күрә аны бүген кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Ул иҗат иткән «Нух пәйгамбәр көймәсе» фәлсәфәсе нидән гыйбарәт? Без шул хакта сөйләштек.

– Айвар абый, Казанның архитектурасына нинди бәя бирәсез?

– Соңгы ике дистә елда Казан бик үзгәрде. Ул – чиста, матур шәһәр. Әлбәттә, архитектор буларак, миңа кайбер биналар әллә ни ошамый, ә тулаем алганда, аңа яхшы бәя биреп була. Казанга заманча ямь керә башлады.

Соңгы елларда ике зур бинага конкурс игълан итү генә дә бездә архитектура хәрәкәте барлыгына дәлил. Мәсәлән, Камал театры бинасына конкурс игълан ителгәч, билгеле шәхесләр, архитекторлар килде. Алар билгеләп үткәнчә, мондый конкурслар – Россия күләмендә дә сирәк күренеш. Булачак бина проектына конкурс игълан итү –Татарстанның абруен күтәрә торган гамәл. Әйтик, совет заманында бернинди конкурс булмады. Нәтиҗәдә ул чорда төзелгән корылмаларның, мәсәлән, «Татарстан» кунакханәсенең (бәлки заманында алдынгы булып күренгәндер инде) бер матурлыгы да юк. Алар шәһәр йөзен бизәми. Ә архитектура ул сокландырырга, мәгълүмат бирергә һәм горурлык хисе уятырга тиеш. Яхшы архитектура үрнәге шул калада яшәүчеләрнең абруен бермә-бер күтәрә. Чит ил кешеләре архитектура буенча монда яшәүчеләргә бәя бирә. Хәтерләсәгез, «Чудо России» дигән конкурс булды. Анда эләккән объектлар арасында Кол Шәриф бердәнбер заманча корылма иде. Миңа калса, бу күп нәрсә турында сөйли.

– Шәһәргә тагын да ямь бирәчәк бина – җәмигъ мәчет. Аның турында иң беренче хәбәр чыккач, сайланган урыны иң күп бәхәсне уятты. Сезнеңчә, җәмигъ мәчетнең урыны дөрес сайланганмы?

– Мин баштан ук мәчет Казансу елгасы буенда урнашырга тиеш дип әйткән идем. Аны «Гаилә» үзәге белән «Ривьера» күңел ачу үзәге арасында дип күзалладым. Урыны азрак үзгәртелде, әмма ул барыбер су буенда, Казан кирмәне каршында тәгаенләнде. Ниятебез чынга ашса, елганың бер ягында – кирмән, Сөембикә манарасы, җыеп әйткәндә, тарихыбыз. Елганың уң ягында соңгы елларда үсеш алган яңа шәһәрнең символы булып җәмигъ мәчет торачак.

Ни өчен су буенда, дисәгез, су – шәһәр төзелешенә зур йогынты ясаган факторларның берсе. Кол Шәриф мәчете калкулыкта урнашкан. Бу урын мәчетнең  тәэсир итү көчен бермә-бер арттыра. Елга да шулай ук тәэсир итә. Бинаның су өстендәге шәүләсе аның әһәмиятен дистәләрчә мәртәбә көчәйтәчәк.  Читтә салынган булса, нинди генә проект ясама, ул югалып калыр иде.

– Сезнең проект башкалардан образлылыгы, фәлсәфилеге белән аерылып тора. Нух пәйгамбәр көймәсе дип аталгач, сез аңа коткаручы дигән мәгънәне салдыгызмы?

– Без бик катлаулы заманда яшибез. Һәр кеше сайлау алдында: телиме ул көймәгә утырырга, әллә башка юлны сайлыймы? Күңелең пакь булса, тормышыңны Аллаһы Тәгалә кагыйдәләре белән алып барырга теләсәң, көймәгә утырырга кирәк дигән фикер белән ясадым мин бу мәчетне. Бу идея кинәт килеп чыкты. Мөгаен, хәзерге тормышның хәле тәэсир иткәндер. Әгәр дә бу конкурс берничә ел элегрәк үткән булса, бәлкем андый идея тумаган да булыр иде.

– Сезнең идеяне аңладылармы соң?

– Аңладылар дип уйлыйм. Беренче урын бирүләре шуңа дәлил. Минем әле тагын бер проект бар иде, анысы «Лалә чәчәге» дип атала. Анысы чын татар архитектурасы, традицион формада ясалган. Ә менә монысы – заманча гына түгел, киләчәктә булачак архитектура үрнәге. Минем Каһирәдә, Италия, Израильдә таныш архитекторларым бар. Аларның фикеренчә, бу – ислам дине архитектурасында яңа сүз.

Әлбәттә аңламаучылар да булачак. Зур әйберне тулаем күрер өчен еракка китеп кара, дигән акыл иясе. Бу корылмага чын бәяне киләчәктә бирәчәкләр.

– Проектның киләчәген ничек күрәсез? Мәгълүм булганча, конкурста ике проект җиңде. Аларны берләштерәләрме, ике проект нигезендә яңасын эшләячәкләрме?

– Бу конкурс эшенә тотынганда, Алладан ярдәм сорадым. Хәзер инде алга таба тормышка ашыруда ярдәм сорыйм. Насыйп булса, төзелер.

Мин инде хәзер дистәдән артык мәчетнең проект авторы. Аларның һәрберсенең – үз язмышы. Кайсына гына алынсам да, үзенчәлекле булсын дигән максат куям. Шуңа күрә, кайсының яныннан үтеп китсәм дә, миңа оят түгел. Эшкә алынгач, үзеңә дә, балаларыңа да, оныкларыңа да оят булмаслык итеп эшләргә кирәк.  Әлегә конкурска йомгак ясалды, алга таба нәрсә буласы билгеле түгел.

– Булачак мәчетнең эчке төзелешен дә күзаллыйк әле.

– Аның җир асты катында 1600 машина сыйдырышлы машина кую урыны булачак. Парковка өстендә хәләл кулланучылар өчен мәйдан. Анда кибетләр, медицина үзәге, никах үзәге, банкет залы, кафелар урнашачак. Монда тормыш кайнап торыр дип күзаллыйм. Ә инде өстәрәк ун мең кеше сыйдырышлы мәчет урнашачак. Мондый алымны күп илләрдә кулланалар. Чөнки мәчетне ниндидер акчага тотарга да кирәк. Аренда хакы бу җәһәттән бик зур ярдәм булачак.

– Сезнең визит карточкагыз – Кол Шәриф мәчете. Җәмигъ мәчет төзелгәч, Кол Шәриф икенче планда калырмы?

– Һәр нәрсәнең үз урыны бар. Шуңа күрә Кол Шәриф мәчете икенче планда калмаячак. Әлеге мәчет – Казан кирмәнендә тарихи гаделлекне торгызыр өчен төзелгән корылма. Ул тарихи комплексның йөзек кашы булып тора. Яңа мәчетнең исә үз роле бар, ул – киләчәк мәчете. Кол Шәриф тарихны күрсәтсә, яңа мәчет татар милләтенең киләчәгенә ишарә. Аңа татар милләте юкка чыкмас дигән фикер салынган.

– Әле бит Казанда мәчетләр күбәйде дип шикаять итүчеләр дә бар.

– Архитектор буларак болай җавап бирәм. Әйтик, Каһирә шәһәрендә мең мәчет бар. Аны мең мәчет шәһәре дип тә йөртәләр. Бу биналар шәһәргә шулкадәр ямь кертә, аны әйтеп аңлатырлык түгел. Европа шәһәрләрен  исә чиркәүләр бизи. Ничек кенә алсак та, калага дини корылмалар ямь кертә. Шәһәр йөзенең төп билгеләре алар.
Бездә мәчетләр Казанның татар каласы булуына ишарәли.

– Сез бик зур хезмәт башкардыгыз. Бу көннәрдә игътибар арттымы?

– Әгәр шул юлны сайлагансың икән, каршылыкларга да, битарафлыкка да әзер булырга кирәк, минемчә. Заманасы да үзенчәлекле. Хәзерге буын – кулланучылар буыны. Сәнгать тә шуңа күрә малярлар дәрәҗәсенә төшеп бетте. Ул бөтен чорда да булган.

Көймә темасына күчик… Флоренциядә  Изге Мәрьям  соборы (La Cattedrale di Santa Maria del Fiore) бар. Аны төзегәннәр дә, гөмбәз корырга вакыт җиткәч, булдыра алмаячакларын аңлаганнар. Шулай итеп бу бина 100 ел гөмбәзсез басып торган.  Шуннан беркемгә дә билгеле булмаган Филиппо Брунеллески килеп чыга һәм гөмбәзне ясап бирәм дип ышандыра. Ясап бирә дә, әмма билгесез яшь кешенең эшен кабул итәргә теләмиләр. Танылган архитекторлар бу эшне булдыра алмагач, дистә елдан соң аны кабат чакырып алалар һәм ярдәм итүен үтенәләр. Җәмгыять иҗат кешесенең ниятен кабул итмәскә дә мөмкин. Аның өчен вакыт кирәк. Флоренциядә бит әнә Брунеллески гөмбәзенә өлгергәнче күпме вакыт кирәк булган. Өлгереп җитеп, эшләргә юл ачылгач, шул гөмбәздән ренессанс мәдәнияте башланып киткән. Мин татар халкының зирәклегенә өметләнәм. Тарихчы Альфред Бостанов бу уңайдан, безгә Грозный яки башка шәһәрләрдәге мәчетләрне сыйдырышлыгы, байлыгы белән уздырырга кирәкми, ул интеллект белән алдырырга тиеш, дип язган иде. Әгәр дә Нух пәйгамбәр көймәсе идеясе чынга ашса, ул ислам архитектурасы Мәккәсенә әвереләчәк. Мин шулай тоям.

Соңгы мисал. Гарәп Әмирлекләре. Кайчан гына  ул чүл, бәдәвиләр иле булса, нефть ачканнан соң анда нинди шәһәрләр, күккә ашкан биналар калкып чыкты! Әмма  ул гарәп мәдәниятеме соң? Башка илләрнең әзер проектлары, кызганыч, гарәпләр турында бернинди мәгълүмат бирми. Менә шул хатаны кабатларга ярамый.

Җиңеп чыккан ике проект белән ни рәвешле эш алып барылачак? Без бу сорауны «Игелек – Доброта» фонды җитәкчесе Илнур Рәхимовка юлладык. Фондның матбугат хезмәте юллаган җавапта мондый юллар бар: «Хәзерге вакытта ике проект та –Проект институты карамагында. Алар технологик детальләрне, бәясен, эш күләмен һәм башка мәсьәләләрне ачыклый. Төзелеш эшләре быел ук башланыр дип көтелә».

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Мәчет проекты сурәтләре Айвар Саттаров архивыннан

 


Фикер өстәү