Татарстан сәнәгатьтә җитештерү индексы буенча беренче урынга чыккан

Татарстан биш ай йомгаклары буенча сәнәгатьтә җитештерү индексы ягыннан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынга чыккан.

Татарстанстат хәбәренә караганда, әлеге индекс узган елның шушы ук чорына карата 108,4 процент тәшкил иткән. Республика бу күрсәткеч буенча төзелеш, торакны файдалануга тапшыру, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, ваклап сату өлкәсендә сәүдә әйләнеше кебек тармакларда алдынгылыкка чыккан. Икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе. Удмуртия – өченче.


Фикер өстәү