Татарстан Палестинадан эвакуацияләнгән 100 кешене кабул итәчәк

Россия Хөкүмәте Палестинадан эвакуацияләнгән 1,5 мең чамасы кешене төбәкләргә җибәрүне раслаган. Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән имзалаган боерык хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган. Документ нигезендә, Татарстан 100 кешене кабул итәчәк, дип яза “Татар-информ”.

Эвакуацияләнгәннәр Төньяк-Кавказ, Үзәк һәм Идел буе федераль округларындагы 12 төбәккә җибәреләчәк. Иң күп – 250шәр кешене Чечня һәм Башкортстан кабул итәчәк. Палестиналылар шулай ук Липецк, Рязань, Тверь, Тула, Ярославль өлкәләре, Дагыстан, Ингушетия, Кабарты-Балкар һәм Карачай-Черкас республикаларына китереләчәк.

Боерык барлыгы 1447 кешегә кагыла. Төбәкләр хакимиятләренә эвакуацияләнүчеләрне кабул итү йөкләнгән.


Фикер өстәү