Татарстан зарарлы гадәтләр буенча рейтингта 28 нче урынга чыккан

Татарстан кешеләрнең зарарлы гадәтләргә ияләшү-ияләшмәве буенча Россия төбәкләре рейтингында 28 нче урынга чыккан. “РИА Новости” экспертлары шундый тикшеренү уздырган.

Шулай итеп, узган елда республиканың рейтинг баллы, алдагы елдагыдан 5,7гә артып, 63,9 күрсәткечен тәшкил иткән.

Төньяк Кавказ республикалары – Чечня, Дагыстан һәм Ингушетия лидерлыкка чыккан. Мәсәлән, Чечня 2021 елда да, 2022 елда да иң күп балл (100) туплаган.
Халкы зарарлы гадәтләрне үз итмәгән төбәкләр унлыгына шулай ук Ульяновск, Волгоград, Рязань, Брянск өлкәләре, Кабарты-Балкар, Башкортстан һәм Мари Эл кергән.

Ә менә Хакасия, Еврей автономияле өлкәсе, Камчатка крае, Сахалин, Магадан кебек өлкәләр – рейтингта иң ахыргы урыннарда.

Тулаем алганда, алдагы ел белән чагыштырганда, 72 төбәкнең рейтинг баллы үскән, 11ендә кимегән һәм икесендә генә үзгәрешсез калган.

Халык арасында төп зарарлы гадәтләр: тәмәке тарту, хәмер сату, исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны, спиртлы эчемлек кулланудан үлем-китем кебек күрсәткечләр рейтинг нигезен тәшкил итә.


Фикер өстәү