Путинга Назарбаев үзенең китабын бүләк иткән

Казахстанның элекке Президенты Нурсолтан Назарбаев Россия Президенты Владимир Путинга автобиографик китабының автор нөсхәсен җибәргән. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдергән, дип яза “РИА Новости”.

“Нурсолтан Абишевич Владимир Владимировичка үзенең китабын җибәрде. Ул Президентка тапшырылачак. Автор нөсхәсе бу”, – дигән Кремль вәкиле.
Назарбаев – 30 ел чамасы Казахстанга җитәкчелек иткән шәхес. Сәясәтченең “Моя жизнь. От зависимости к свободе” дигән автобиографик китабы 1декабрьдән кибетләрдә сатыла башлаган. Китапны тәкъдим итү дә шул ук көндә (бүгенге Президент Касыйм Җомарт Токаев 1 декабрьне Назарбаев көне буларак игълан иткән) узган. Автор 22 бүлектән торган китабында үз язмышындагы һәм сәяси карьерасындагы иң кызык хәлләр турында ачыктан-ачык язган.


Фикер өстәү