Касыйм-Җомарт Токаев Түбән Камада “ТАНЕКО” комплексы эшчәнлеге белән танышты

Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды.

Касыйм-Җомарт Токаев предприятие эшчәнлеге белән танышты, операцион үзәктә булды. Казахстан Президентына шулай ук “Татнефть” эшчәнлегенең башка юнәлешләре, аерым алганда, автомобиль шиннарын җитештерү турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез: “Татнефть” 2021 елдан Казахстанда шин производствосын булдыру проектын тормышка ашырып килә. Яңа заводта елына 3 миллион җиңел һәм җиңел-йөк машинасы, 500 мең йөк машинасы шиннарын җитештерү күздә тотыла. Заводны 2022 елның азагында ачу планлаштырыла. Анда 1,1 меңнән артыграк эш урыны булдырылачак. Касыйм-Җомарт Токаев яңа предприятиенең булачак хезмәткәрләре белән очрашты: хәзер алар Түбән Камада шин производствосы нечкәлкләренә өйрәнә.


Фикер өстәү