Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков: Камилә, иң мөһиме – чыгыш яса һәм барысын да җиң!

Кремль фигуралы шуу остасы Камилә Валиевага тулысынча теләктәшлек белдерә, шулай ук Россиядә яшәүче барча кешене шуңа өнди.

Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости”. Ул Кремльнең 15 яшьлек спортчы кыз тирәсенә килеп туган шау-шуга карата бернинди дә аңлатма бирмәячәген, барысының да ачыклануын көтәчәген басым ясап әйткән.
“Ничек кенә булмасын, үзебезнең Камилә Вәлиевага чиксез һәм тулысынча теләктәшлек белдерәбез. Башкаларны да шуңа чакырабыз, – дигән Песков. – Һәм Камиләгә: “Камилә, йөзеңне яшермә, син – Россия кызы, бөтен җирдә горур басып йөр, иң мөһиме – чыгыш яса һәм барысын да җиң, дибез”.


Фикер өстәү