Татарстанда коронавирусның кайчан чигенә башлаячагын әйткәннәр

Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, чама белән 3-4 атнадан соң төбәктә коронавирус йоктыручылар саны кими башларга мөмкин.

– Без чирнең гадәттәге сезонлы күтәрелешеннән чыгып фикер йөртәбез. Асылда 3-4 атна чамасы дәвам итә ул. Шуңа күрә март башында кая таба баруыбыз аңлашылачак, – дигән ведомство башлыгы урынбасары.
Моннан тыш, Авдонина билгеләп үткәнчә, берничә атна элегрәк чирләүчеләр санының 2,8 тапкыр үсүе теркәлсә, бу атнада әлеге күрсәткеч 2 тапкыр арткан. Ул киләсе атнада һәм шуннан соңгы атналарда чирнең кайчанрак чигенә башлаячагының аңлашылачагын әйткән.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда Cоvid-19 йоктыручылар саны кинәт үскән. Чирләүчеләр саны 2 меңнән артып киткән.


Фикер өстәү