Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Айдар Фәсхетдинов сүзләренчә, хәзер бигрәк тә кибеттән әйбер урлап чыгу очраклары арткан. Караклыкның 65 проценты нәкъ шушы төр җинаятькә туры килә. Ә урамнарда талаулар соңгы вакытта кимү ягында. Узган ел мондый 1260 очрак теркәлгән булса, быел 993. Шулай ук үткән ел белән чагыштырганда авыр җинаятьләр саны 26 процентка кимегән. Быел мондый 9582 җинаять кылынганы билгеле. Кеше үлеменә китергән җинаятьләрнең – 100 һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салуның 190 очрагы ачылган.
Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау идарәсе башлыгы урынбасары Рәүф Низамов сөйләвенчә, республика халкы иминлеген тәэмин итү буенча алып барыла торган эшләр кысаларында патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре быел 2 меңләп җинаятьне, шул исәптән 120дән артык урлау, якынча 50 талау һәм 11 автотранспортны урлау очрагын ачкан.
– Законсыз наркотик әйләнешенә кагылышлы 400 җинаять эше ачылды. Мәсәлән, гыйнвар аенда Чаллыда наркотик сату белән шөгыльләнгән чит ил кешесе тоткарланылды. Анда 20 грамм наркотик була. Ноябрь аенда исә Казанда да шундый «сәүдәгәр»не кулга төшерәләр. Шулай ук законсыз рәвештә корал сату юнәлешендә дә эш алып барыла, – диде Рәүф Низамов.
Айдар Фәсхетдинов сүзләренә караганда, күптән кылынган җинаятләрне ачу буенча да эш туктап тормый. 1994 елда үтерелгән хәрби училище курсанты эшенә быел нокта куелган. Җинаятьче суд каршында җавап тотачак.
Хәзер күп кенә җинаятьләр IT-технологияләр кулланып кылына. Быел аларның саны 7202гә җиткән. Шулай да бу юнәлештә үткән ел белән чагыштырганда җинаятьләр саны 32 процентка кимүе теркәлгән.
– Кешеләрне алдап акча алучы кырыкалдарлар да тик ятмый. Акчаны корбаннан алып китү эшен махсус «курьер»лар башкара. Быел алар ярдәмендә 514 җинаять башкарылган. 171 курьер тоткарланды. Апрель аенда 18 җинаять эшенә катнашы булган 2009 елгы егет кулга алынды. Күп очракта заказчылар башка шәһәрләрдә яшәп эш йөртә. Мошенниклар тозагына эләгүчеләргә, акчаларын кайтару өчен башкаларны алдарга тәкъдим итү очраклары да бар. Элек курьерлар ролен яшьләр башкарса, хәзер өлкән кешеләр дә мондый эштән тартынып тормый, – ди Айдар Фәсхетдинов.
Ул шулай ук яшүсмерлар катнашында кылынган җинаятьләргә дә тукталды. Быелның ун аенда мондый 528 җинаять теркәлгән. Балалар тарафыннан башкарылган җинаятьләрдә беренче урында караклык тора. Үсмерләр кеше үтерү, көчләү, наркотик сату кебек җинаятьләрдә дә катнаша.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез