Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Рухи моң» оешмасы.
Фестиваль 2026 елның 4 ноябреннән 12 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Анда 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге малайлар катнаша ала. Программа кысаларында белем бирү курсы һәм азан әйтү осталары бәйгесе каралган.
Фестивальнең финал этабы Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында узачак.
Җиңүчегә төп бүләк – кече хаҗ (гомрә) кылу өчен юллама.
Финалистларны шулай ук кыйммәтле бүләкләр көтә. Проектның бүләкләр фонды иганәчеләр ярдәме белән формалаштырылган.
Фестивальнең төп максаты – азан әйтү сәнгатен саклау һәм яңадан торгызу, шулай ук тыңлаучыларны татар мәкамының үзенчәлекләре һәм бай традицияләре белән таныштыру.
Катнашу шартлары һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: +7 927 443-39-69, электрон почта: tatarazan@mail.ru.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез