Касыйм-Җомарт Токаев Чаллыда «КАМАЗ»ның» җитештерү мәйданчыкларын карады

«КАМАЗ»да Казахстан Президенты йөк автомобильләре җитештерүнең тулы циклы белән танышты. Касыйм-Җомарт Токаев двигательләр, кабиналар кысаларын җитештерү һәм автомобиль заводларында булды.

Моннан тыш олуг кунак Россия-Казахстан уртак предприятиесе белгечләре белән очрашты: Чаллыда алар хәзер стажировка уза. Шулай ук Касыйм-Җомарт Токаев Татарстанның сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады. Анда Яшел Үзән суднолар төзү заводы, Казан вертолет заводы, КМПО, Алабуга автомобиль заводы, “Соллерс Форд”, “Аурус”, “Химград” технополисы һ.б. катнаша.

Казахстан Республикасы базары “КамАЗ” өчен мөһим экспорт базарларыннан берсе булып тора. Узган елның 9 ае йомгаклары буенча, Казахстанның яңа йөк машиналары базарында “КамАЗ” өлеше 42 процент (1068 берәмлек) тәшкил иткән. “КамАЗ”ның Казахстан Республикасындагы производство-сервис челтәре җыю заводын, сәүдә компаниясен, 18 сервис үзәген һәм автомобильләр, запас частьләр буенча 28 дилерны үз эченә алган. Соңгы өч ел эчендә махсус техника җитештерү буенча ике монтажлау үзәге модернизацияләнгән. Кустанай һәм Атырау шәһәрләрендә ике сервис үзәген төзү планлаштырыла.

Бүген “КамАЗ” Казахстанда кайбер зур проектларны тормышка ашырып килә. Шуларның берсе – Кустанай шәһәренең индустриаль зонасында чуен коелмасы җитештерү буенча “KamLitKZ” заводын төзү. Биредә төзелеш эшләре дәвам итә. 2024 елның икенче яртыеллыгында серияләп җитештерүне башлап җибәрү күздә тотыла. Шул ук индустриаль зонада тагын бер завод төзелеп килә.
Шулай итеп, Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек сәүдә өлкәсе белән генә чикләнми. Үзара мөнәсәбәтләр уртак җитештерүне үстерүгә күчте.


Фикер өстәү