Рөстәм Миңнеханов “Соллерс” компаниясенең двигательләр җитештерү заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Соллерс” компаниясенең “Алабуга” махсус икътисадый зонасында двигательләр җитештерү заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Әлеге чара Екатеринбургта “Иннопром – 2023” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысасында узды. “Соллерс”ның двигательләр җитештерү заводы 2015 елда “Соллерс” ГАҖе һәм “Форд Мотор Компани”ның уртак предприятиесе буларак эшли башлаган иде. Биредә 2019 елга кадәр “Форд” автомобильләре өчен двигательләр җитештерделәр.

Бүген заводта сәнәгать линиясе 95 процентка автоматлаштырылган. Сәнәгать куәте елына 50 мең данә двигатель тәшкил итәчәк дип көтелә. Бу – илдә эшне башыннан алып ахырына кадәр башкарып чыгу мөмкинлеген тәэмин итүче тәүге сәнәгать мәйданы. Биредә Россия автомобиль сәнәгате һәм башка тармаклар өчен двигательләр җыячаклар.

– Барыгызга да, Татарстан җитәкчелегенә, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына әлеге эшне оештырган өчен рәхмәт белдерәм, – диде Михаил Мишустин.

Россия Хөкүмәте җитәкчесе 2007 елда “Алабуга” махсус икътисадый зонасын эшләтеп җибәрүдә катнашуын да искә алды. Аның әйтүенчә, сәнәгать мәйданы ышанычлы рәвештә үсә.


Фикер өстәү