Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашу уздырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашу уздырды. Очрашу Казан Кремлендә узды. “Игътибарыгызны һәм Россия – Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президентын сәламләп.

“Казахстан – безнең өчен стратегик партнер. Сезнең төбәкләр белән күп кенә килешүләребез бар. Пандемиягә карамастан, товар әйләнеше инде ике ел рәттән 630 миллион доллар дәрәҗәсендә саклана. Шуңа да карамастан, безнең мөмкинлекләр тагын да зуррак”, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Казахстанда 200 меңнән артыграк татарның яшәвенә тукталып үтте. “Алар үзләрен әйбәт хис итә. Милләттәшләребезгә ярдәмегез өчен эчкерсез рәхмәт”, – диде Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президентына.
Моннан тыш Татарстан Президенты Казахстанда Россиянең техник вузлары филиалларын ачу белән кызыксынуны билгеләп үтте: Касыйм-Җомарт Токаев бу хакта алдагы көнне Мәскәүдә белдергән иде.
Казахстан Президенты, үз чиратында, Татарстанга килүенә шат булуын әйтте.
“Кичә Мәскәүдә 5 сәгать чамасы Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрдек. Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәгебезне әйттек. Владимир Владимирович Татарстанның Россиядә иң нык үсүче субъектларыннан берсе булып торуын искәртте”, – диде Казахстан Президенты.
“Казанга әле тәүге килүем. Мәчеттә, православие чиркәвендә булдым. Сокландым. Сезнең җитәкчелектә Татарстанның ничек үсүен күреп торабыз”, – дип йомгак ясады сүзенә Касыйм-Җомарт Токаев.
Очрашу барышында “КамАЗ”, “Татнефть” җитәкчеләре, профильле министрлар хәзерге вакытта тормышка ашырылып килүче уртак проектлар турында сөйләде.
Чара ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президентына “Дуслык” ордены тапшырды.


Фикер өстәү