Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты

Бүген Астана шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты.

Билгеле булганча, бүген Рөстәм Миңнеханов Карагандада урнашкан KamaTyresKZ заводында беренче шина эшләп чыгару тантанасында катнашты.

“Бу вакыйга сәфәребез өчен әйбәт сәбәп булды”, – диде Рөстәм Миңнеханов, Казахстан Президентына мөрәҗәгать итеп. Ул, аерым алганда, мондый уртак проектларның Россия белән Казахстан арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итүен басым ясап әйтте.

Сәүдә әйләнеше күрсәткечләре уртак эшнең күзгә күренерлек нәтиҗәсе булып тора. Узган елгы йомгакларга караганда, Татарстан белән Казахстан Республикасы арасында сәүдә әйләнеше 629 миллион доллар тәшкил иткән. Быел тугыз ай эчендә әлеге күрсәткеч 5,8%ка арткан.

Касыйм-Җомарт Токаев уртак хезмәттәшлекне алга таба үстерүнең мөһимлеген әйтте һәм уртак проектларны алга таба да хуплаячагын җиткерде.

Завод киләсе елда проектта каралган егәрлеккә чыгарга ниятли. Предприятие җиңел һәм йөк машиналары өчен һәр ел саен 3,5 миллион данә шин җитештерәчәк. Заводта 1,1 мең эш урыны булдырылып, инвестицияләр күләме 400 миллион доллар тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү