Человек-паук, Бэтмен, Хагги Вагги — чыршы бәйрәмендә кемне көтәргә?

Чыршы бәйрәмендә чит ил геройларына урын юк! Чиләбе шәһәрендәге балалар бакчаларының берсендә тәрбиячеләр әти-әниләргә әнә шундый шарт куйган: Человек-паук, Бэтмен, Хагги Вагги булып киенеп килмәскә! Бездә Яңа ел тамашаларында мондый чикләүләр юк анысы. Әмма шулай да анда үзебезнең милли геройларыбызга урын бармы?

Тәрбиячедән сора!

Чиләбе тәрбиячеләре әти-әниләргә Яңа ел тамашасында балалары өчен чит ил геройларын түгел, Куян, Аю, Кар бөртеге, Кәнфит һәм башка образларны сайларга киңәш иткән. Шәһәр мәгариф идарәсендә исә бу хәлне болай аңлатканнар: Яңа ел тамашалары рус әкиятләренә багышлана, шуңа күрә анда Америка супергеройлары бик үк туры килеп бетми. Бүгенге шартларда бигрәк тә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, федераль стандартларда балалар бакчалары программасы өчен традицион бәйрәмнәр, чараларга багышланган «Мәдәни ял эшчәнлеге» бүлеге бар.

– Бакчаларда иртәнге чаралар, шул исәптән Яңа ел тамашалары да шуңа нигезләнеп төзелә. Моның өчен классик, халык, шулай ук чит ил әсәрләре сайлап алына. Россия, Татарстан, Идел буе халыклары композиторлары, шагыйрьләре, язучылары иҗаты кулланыла. Ниндидер костюм сатып алганчы, башта тәрбиячедән чараның темасын белешергә кирәк. Бәлкем, балага геройны тәкъдим итеп, костюмны бакчада бергәләп сайларлар, – дип җавап бирделәр матбугат үзәгендә.

Мәгънәсез геройлар

Яңа ел кәефе сизелә башлады. Кибетләрдә дә, балаларын ияртеп, чыршы уенчыклары, битлекләр сайлаучы әти-әниләр шактый күренә. Әти-әниләр арасында заманча геройларны хуплаучылар да, үзебезнекен өстен күрүчеләр дә бар. Человек-паукны бакчада тыеп кына бала Шүрәлене якын итә башлармы? Телевизор һәм телефон экраннарында чит ил геройлары бит.

Сабыен Казан читендәге Царево бистәсендәге «Тал» бакчасына йөртүче Айгөл Гайсина күп нәрсәнең әти-әнидән торуын әйтә. Гел бала җырын җырлап кына да торып булмый бит.

– Үзебезнең татар геройлары онытылып бара. Без үскәндә әти-әниләр Яңа елга Су анасы, Убырлы, Шүрәле, Аю, Бүре, Кәҗә, Кар бөртеге, Яңа ел киемнәре әзерли иде. Хәзер исә Хагги Вагги, Кисси Мисси һәм башка геройлар киемнәренә акча түгәләр. Минем баланыкы иң яхшысы булырга тиеш дигән ярышу бар. Улыбыз Адил бәйрәмдә Аю булып киенәчәк, – ди Айгөл Гайсина. – Мәктәп, бакчаларда Хеллоуинны үткәрәләр. Мин моңа тискәре карыйм. Безнең үзебезнең бәйрәмнәр дә күп бит. Әйе, безнең заманда да клоун, ковбой, индеец геройлары булды, әмма алар әле күңелгә ятышлы иде. Хәзер бит алар куркыныч. Күзләре акайган, авызлары колакка җиткән гибрид Хагги Ваггины күрсәң, аңыңны югалтып егылырсың.

Татар әти-әниләр комитеты әгъзасы, тәрбияче Мөслимә Гыйльманова да Хагги Ваггины бөтенләй мәгънәсез герой дип саный.

– Әти-әниләрнең акча түгеп, шушы уенчыкны сатып алуына шаккатам. Аның куркыныч кыяфәте балада шундый ук халәт барлыкка китерә. Мондый мәгънәсез уенчык кирәк түгел дип саныйм. Яңа ел костюмы турында әйтәсе дә юк. Үз балама беркайчан да  андый образ сайламас идем, – ди Мөслимә Гыйльманова.

Кем ул Туган батыр?

«Туган авылым» милли-туристик үзәгенә нигез салучы, «Туган батыр» проекты авторы Радик Абдрахмановның да фикерен сораштык.

– Чит ил әкиятләрендә, мультфильмнарында төрле геройлар бар. Безнең балалар алар белән таныш. Әмма, кызганыч, яшь буын татарның каһарманнарын белми. Шуңа күрә без киләчәк буынга үрнәк булырдай үзебезнең героебызны тудырырга булдык. Геройның исеме – Туган, ягъни бөтен кешегә дә туган, якын кеше. Туган батыр – күп кенә әкиятләребезне, риваятьләребезне берләштереп торучы милли каһарман. Туган батыр образында безнең халкыбызның батыр уллары, көчле рухлы яклаучылары, саклаучылары, аларның холкы чагыла, – ди Радик Абдрахманов.

«Әкият» курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйнинең дә фикерен сораштык:

– Без үзебез илебез каһарманнарын кулланабыз. Милли геройлар бар, әлбәттә. Россиядә ничә төрле милләт яши. Һәркайсының – үз фольклоры. Бездә төрле батырлар, Шүрәлеләр, Су аналарыннан башлап, урманнарыбызда яшәүче һәрбер җанварга кадәр бар. Яңа ел тамашалары да әзерләдек.

Сүз уңаеннан, нәни тамашачыларны әлеге театрда «Тылсымлы Яңа ел төше» дип аталган могҗизалы тамаша көтә. Балалар өчен Кыш бабай, Кар кызы катнашында Чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырылачак. Яңа ел тамашалары татар телендә 24 нче декабрь һәм 4 нче гыйнвар көннәрендә булачак.

Рамилә Сәхәбетдинова, «Шаян ТВ» каналының башкарма директоры, баш мөхәррире:

– Безнең телеканалның үз персонажлары бар. Ул – Шаян, Биби, этебез Маэмай, мәчебез Мияу. Балалар менә шул персонажларны ярата. Мин үзебезнең мохиттәге, үзебез уйнап үскән персонаж, курчаклар яклы. Татар халкында милли геройлар күп бит. Әйтик, Шүрәле, Су анасы, Акбай… Аларны Яңа ел тамашаларына кертергә кирәк. Мәсәлән, без Чыршы бәйрәмен «Шаян ТВ» геройлары белән әзерләдек.

Психолог киңәше

Наилә Бәширова, «Жасмин» үзәге психологы:

– Бөтен нәрсәдән дә качып булмый. Балалар тормышта явызлыкның да бар икәнлеген белеп үсәргә тиеш. Әгәр начарлык барлыгын белмәсә, ул югалып калырга мөмкин. Балалар дөньяны – бер, олылар икенче төрле кабул итә. Бәлкем, Человек-паук сабый өчен бик яхшы геройдыр. Яхшы һәм каршылыклы геройлар да булсын. Безнең әкиятләрдә дә Убырлы кебек тискәре образлар бар. Иләмсез уенчыклар баланы боза дип уйламыйм. Әгәр бала гел шуны сайлый икән, моны үзеннән сорагыз. Бәлкем, ул аны үзенең яклаучысы дип кабул итәдер. Усал геройга мөкиббән китү усал булып үсәчәк дигән сүз түгел. Тәрбиячеләрнең нияте нинди икән соң? Хәзер хәрби операция бара, шуңа күрә чит ил геройлары безгә кирәк түгел, дип әйтүләреме? Әллә тормышта болай да агрессия күп, бераз гына киметик, диләрме? Менә шунысын да белергә кирәк. Теге яктагыларны дошман дип күрсәтү, киресенчә, балага зыян гына китерергә мөмкин.

 

Нәфисә Хәйруллина, актриса:

–  Яңа ел тамашасына баланың Человек-паук костюмы киясе килә икән, кисен. Японнар биш яшькә кадәр балаларына бөтен нәрсәне рөхсәт итә, аннан акрынлап тыя башлыйлар. Мине дә әни шулай тәрбияләде. Гел ярамый дип тору яхшыга түгел. Мин баламны бөтен әдәбият белән таныштырам. Ул Шүрәлене дә укысын, Гарри-Поттерны да… Бакчага баргач, башкалар янында аптырап калмасын. Улыбыз Даниэль Яңа елда Гарри-Поттер булып киенәчәк, узган ел Человек-паук булам дигән иде.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү