Премьера. Казан шәһәр филармониясе Булатны кабат кайтарган!

«Зәңгәр шәл»дәге Булат белән Мәйсәрә мәхәббәтенә кемнәр генә сокланмады икән? Моннан бер гасыр элек язылган әлеге пьеса инде күптән татар театрының классикасына әйләнде. Казан шәһәр филармониясе исә, җырлы-биюле яңа төсмерләр өстәп, барыбызга да таныш булган әсәрне кабат искә төшерде.

Премьерасы 16 ноябрьдә үк булган тамашаны узган атнада без дә күреп кайттык. Төп рольләргә, ягъни Булат белән Мәйсәрә роленә Рөстәм Насыйбуллин һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова сайланган иде. Рөстәм Насыйбуллинны Кәрим Тинчурин әсәрен укыганда күз алдына килеп баса торган Булатның прототибы диярсең. Шундый ук көр тавышлы, кыюлыгы күзенә чыккан. Сәхнәдә үзен җиңел тотуы героена хас ирек сөючәнлеккә ишарә итә.

Мәйсәрә роленә ике актриса билгеләнгән, тагын берсе – Гөлназ Гафурова. Без Гөлназ-Мәйсәрәле тамашаны карадык. Җырлы-биюле спектакльдә филармония солистлары:  Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева, Эльвира Хәйруллина, Айдар Габдинов, Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә Әхмәтшина, Марина Карпова, Алсу Сөнгатуллина, шулай ук Айзат Мәрдан, Гөлнара Мулланурова, Илнур Фәсхетдинов, Алмаз Хәсәнов һәм данлыклы «Казан» бию ансамбле дә катнаша. Сәнгать җитәкчесе – Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова.

Пьеса шактый кыскартылган, кайбер өлешләрдә үзгәрешләр дә ишетелде. Текстны заманга яраклаштырасы иткәннәр, ахры. Заманча элементлардан арткы пландагы экранны да бик оста кулланганнар иде. Нәтиҗәдә, декорациянең бөтенләй дә кирәге булмаган. Сәхнәдәге күренешләр белән беррәттән экранның да «кәеф»е үзгәреп торды.

Җырчыларга, дөресрәге, актерларга килгәндә, араларында, күргәнегезчә, театр һәм кино өлкәсендә дә тәҗрибәсе булганнар бар. Ләкин кайберләре «Зәңгәр шәл»дә бөтенләй яңа яктан ачыла. Әйтик, хатын алып туймаган ишан ролендәге Фердинанд Фәтхинең үзе өчен дә бу роль яңалык булгандыр.

Ә аның хәләл җефетләрен уйнаган Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә Әхмәтшина, Алсу Сөнгатуллина, Марина Карпова тамашаның туйганчы көлә торган өлеше өчен җаваплы иделәр. Биюләре бу эффектны арттырды гына. Шуңа өстәп, геройларның холкын ачарга да ярдәм итте.

Биегән кеше кем була?

Гомумән алганда, шәһәр филармониясе тәкъдим иткән «Зәңгәр шәл»дә бию үзе аерым бер роль уйнады. Сүз һәм җыр белән генә әйтеп-аңлатып бетерә алмаган хисләр биюгә салынган иде. Гөрләп торган Сабан туе мәйданындагы күңел ачулар да, Мәйсәрәнең ишан хатыны булгач боегып утырулары да, качкыннарның кыюлыклары да хәрәкәтләр аша күрсәтелде. Аеруча соңгысы – «Казан» бию ансамбле егетләренең кыюлык, гаярьлек һәм кара урманда көн күрүче качакларның бирешмәс рухы белән сугарылган биюләре истә калган. Хәер, ул биюне башка концертларда да күрергә туры килгәләде.

Костюмнар турында да бер-ике кәлимә сүз әйтергә кирәктер. Җырлы-биюле спектакльдә катнашучыларның өс-башларында «документальлек» чалымнары күренмәде. Ягъни баена, ярлысына карап тормыйча, барлык геройлар затлы-зәвыклы костюмнардан иде. Бу аңлашыла да инде: заманча куелыш икәне алдан әйтелде бит. Тик, нинди генә матур киемнәрдән булмасыннар, геройларның тышкы кыяфәте каршылык тудырды.

Шулай итеп, Казан шәһәр филармониясе репертуарында «Зәңгәр шәл»нең эчтәлек ягыннан җиңеләйтелгән, хәрәкәтләр теле ягыннан баетылган варианты пәйда булды. Тамашачысын табармы ул, озын гомерле булырмы – анысын вакыт күрсәтер.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү