Мансур Гыйләҗев: «Безгә мактау гына килешә, тәнкыйтьне күтәрмибез»

Шәхесләрнең балаларына игътибар да, тәнкыйть тә, таләп тә күбрәк. Драматург Мансур Гыйләҗев белән сөйләшкәннән соң шундый фикергә киләсең. Аның иҗаты гадел бәясен алганмы? Әдәби премияләр, әдәбият, театр һәм кино турында ул нинди фикердә? Без әнә шуны белештек.

 Блиц-сораулар:

Кешедә ачуыгызны чыгара торган сыйфат нинди?

– Томаналык.

– Күңелегезгә хуш килгән сыйфат.

– Акыл һәм ихласлык.

Өстәл китабыгыз нинди?

– Никита Михалков китаплары. Алар миңа акыл өйрәтә.

– Мөмкинлек булса, нәрсәне үзгәртер идегез?

– Интернетны юкка чыгарыр идем. Ул безнең балаларыбызны йотты, сәламәтлекне тартып алды.

– Мансур Гыйләҗев кайсы авторларны укырга киңәш итә?

– Заман белән тикшерелгән әдипләрдән – Федор Достоевский, Теннесси Уильямс, Эрих Мария Ремарк, Антуан де Сент-Экзюпери, Аяз Гыйләҗев.

 

 – Мансур абый, сез быел Тукай премиясенә кандидатларның берсе идегез. Юбилей елымда минем дә иҗатымны бәяләрләр дигән өметегез бар идеме? Гомумән, әдәби премияләрне бирү тәртибе турында фикерегез нинди?

– Элек бу хакта бөтенләй уйлаганым юк иде, хәзер исә нык уйланам… Язмыш дигән нәрсә бар. Насыйп түгел икән, ул нәрсә барыбер сиңа эләкми. Менә миңа бүләкләр, премияләр, бәя-җиңүләр насыйп түгел. Язмышымны анализлаганнан соң шундый фикергә килдем. Мәсәлән, мин Казанның 94 нче мәктәбендә иң яхшы укучы идем. Отличник идем, бөтен укытучылар алтын медальгә бара дип ышандылар. 10 нчы сыйныфта исә кинәт авырып киттем һәм хастаханәгә эләктем, шуңа күрә имтиханнарга бара алмадым. Шулай итеп, алтын медаль алып булмады. Институтта да шундыйрак хәл булды. Анда укытучылар миңа кызыл диплом юрады. Соңгы курсларда бер укытучы килеп чыкты һәм нишләптер миңа зур нәфрәт белән карады. Шуңа күрә теманы яхшы белсәм дә, «3ле»дән югары билге куелмады.

Камал театрында куелган «Ахырзаман» спектаклен искә төшерик. Ул пьеса түгел, Чыңгыз Айтматов романы нигезендә язылган инсценировка иде. Шушы спектакль Муса Җәлил премиясенә тәкъдим ителде. Шунда театр директоры Шамил Закиров бүлмәсенә чакырып алды да, Мансур, син әле бик яшь (миңа ул чакта 26–27 яшьләр тирәсе), премияләр алда бик күп булыр, дәгъва кылучылар исемлегеннән үзеңне ал, диде. Шулай итеп, Дамир Сираҗиев, Сергей Скоморохов, Рәшит Абдуллин, Зөлфия  Зарипова, Шамил Бариев арасыннан мин төшеп калдым. Чөнки коллектив булса да, исемлеккә керүчеләр саны чикләнгән һәм яшь чикләве дә бар бит әле. Аннан соң 35 ел узып китте, тормышта андый бүләкләр булмады. Иң кызыгы: «Яңа татар пьесасы»нда да бәхет елмаймады, гәрчә анда тәкъдим ителгән пьесаларның кайсылары 3–4 театрда куелса да.

– Үзегезне бу премиягә лаек дип саныйсызмы соң?

– Әсәрләрем буенча 48 спектакль куелган. Кино өлкәсендә нәтиҗәле эшләнгән, минем сценарийлар буенча 8 фильм төшерелгән. Шуннан чыгып бу сорауга үзегез җавап биреп карагыз.

– Драматургның бәхете – режиссерда. Сезнең үз режиссерыгыз бармы?

– Алтмыш яшь тулганда тормышыңны да, иҗатыңны да анализлыйсың. Шуннан чыгып әйткәндә, минем зарланырлыгым юк. Иҗатыма бер генә режиссер игътибар итмәгән бит. Драматурглар әсәрләренең академия театрында куелуы турында хыяллана. Ә минем анда 5–6 пьесам куелды. Бөек режиссерлар – Дамир Сираҗиев, Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев белән эшләргә туры килде. Кино өлкәсендә Илдар Ягъфәров, Юрий Фетинг белән эшләдем. Илдар белән без – фикердәшләр. Аның белән күп бәхәсләшсәк, хәйран гына талашсак та, бердәмлек бар, эшнең нәтиҗәсе күренә.

– Шулай да, әсәрләрем күп куела, дип әйтә алмыйсыз бит инде…

– Күп куелмый. Һәр өч пьесаның берсе куелса, яхшы. Шундый вакыт та булды: ун ел дәвамында бер пьеса да куелмады. Аннан соң «Исәнмесез?!» куелды. Аннан соң «Микулай»ны яздым. Ни өчен куелмады, дип сорама. Үзем дә аңлап бетермим мин аны. Язганда, гениаль әсәр була, дип уйлыйсың, ябырылып куярлар кебек тоела. Аннары режиссер укып чыга да… Элек, артык шәп язгансың, ләкин безнең мондый көчле актерлар юк, дип әйтәләр иде. Хәзер тагын бер сәбәп табылды: режиссерлар, Мансур,  бу бит пьеса түгел, сценарий, бу кино өчен, диләр. Шул ук әсәрне кинорежиссерга күрсәтсәң, ул, бу – пьеса, дип әйтергә мөмкин.

– Татар театрының бүгенге хәлен ничек бәялисез? Театрларны тәнкыйтьләүгә бик сак карыйсыз бугай.

– Минем аларны тәнкыйтьләргә хакым юк дип саныйм. Тәнкыйтьләүчеләр бар, әмма аларны театрга  кертмиләр.

– Кертмәсләр дип куркасызмы?

– Юк, мин тәнкыйтьләп карадым, мәгънәсен күрмәдем. Күрәсең, безгә дә яһүдиләр кебек бөтен нәрсәне мактап яшәргә кирәктер. Соравыңа җитди җавап биргәндә, без бер урында таптанабыз кебек тоела. Ләкин бу – бик авыр мәсьәлә. Бер мисал китерәм. Фәрит Бикчәнтәев ГИТИСны тәмамлап кайтканнан соң «Бичура» спектакле белән академия театрында үз иҗатын башлады. Бу – театр дөньясында яңа адым иде. Наил Дунаев образын гына алыйк, аның «Бичура»га кадәр дә, аннан соң да андый көчле образ тудырганы булдымы икән? Кыскасы, Фәрит театрга яңалык булып килеп керде, ләкин аны тамашачы кабул итмәде. Ул бу эшне алданрак башлады. Тамашачы гына түгел, җитәкчеләр дә тәнкыйтьләгәннән соң, ул традицияләргә кире кайтты. Хәзер яңалык бик кирәк, ләкин тамашачы аны кабул итәме? Әлбәттә, яшьләргә яңа формалар ошый. Әмма өлкән буын бар бит әле. Бу ике өлкәне ничек туры китерергә? Яшьләрне югалту хисабына элеккеге эздән барыргамы, әллә яңа юлга аяк басаргамы? Театрда Айдар Җаббаров дигән талантлы режиссер эшли. Ул яңа формаларга мөрәҗәгать итә, әмма әни буыны кешеләре аны кабул итми, бу татарча түгел, ди. Минем өчен бик авыр сорау бу. Миңа Фәрит тә, яңача язарга кирәк, яшьләр бу форманы кабул итми, ди. Чыннан да заман зур тизлектә үзгәрә, жанрлар кушыла, яңа алымнар барлыкка килә. Мин исә, әсәр көчле булса, нинди формада язылса да, үз тамашачысын табар, дип ышанам. Мин – классикага ышанып яши торган кеше.

– «Бурлак» дигән пьесагызда хатын-кыз да – бурлак. Бу – тарихи фактмы?

– Ул – тарихи факт, мин бу теманы өйрәнеп яздым. Бурлаклар арасында хатын-кыз төркемнәре дә булган, алар ир-атлардан аерым эшләгәннәр. Бурлак булу – тормыш төбенә тәгәрәү түгел, мин бу темага бөтенләй башкача карыйм. Алар – үз язмышларын эзләүчеләр. Нинди булса да хезмәткә алынып, тормыш алып барырга тырышучылар. Бу тема, андагы образлар күңелемә бик якын. Дөресен генә әйткәндә, ул әсәрне әтиемә багышлап яздым. Ул да бернинди авырлыклардан курыкмыйча, үз язмышын тартып барган бурлак иде бит.

Пьесаның беренче вариантында бер генә хатын-кыз иде. Көчле характерлы ир-атлар арасына хатын-кызны кертеп конфликт тудыру миңа кызык булып күренде. Ун ел узгач, яңа вариантны яздым, анда хатын-кызлар да бар. Бу – мәңге искерми торган тема һәм ул кайчандыр куелачак. Әмма аны кую бик кыен. Фильм итеп куйганда, без әле аңа әзер түгел.

– Тарихи әсәрләр соңгы вакытта популярлаша дип әйтсәк, ялгыш булмасмы? Шәхесләр турында роман-повестьлар языла, 1921 нче елгы ачлык һәм башкалар… Сез тарихи әсәргә алыныр идегезме? Тарихны язганда нинди ялгышлардан сак булырга кирәк?

– Миңа калса, әсәр язарга күңелең белән җитлеккәнсең икән инде, бернинди хатадан да куркырга кирәкми. Тарихи әсәрләрнең киләчәге бик зур. Халык бит сай темалардан ялыкты. Урамга күз сал син: бөтен кеше телефонына багынган, бөтен кеше акча артыннан куа, тормыш мал артыннан кууга кайтып кала. Төплелек бетте, изгелек дигән төшенчә юкка чыкты. Шуңа әдәбиятта зур темаларны күтәрү, көчле шәхесләрне күрсәтү кирәк. Сайлык, бертөрлелек, имансызлык темалары туйдырды инде. Әмма тарихи тема зур әзерлек таләп итә.

Мине ачлык темасы да күптән кызыксындыра иде. Ләкин аны сәхнәдә күрсәтү авырдыр. Кино өчен дип материал да туплаган идем. Әмма андый фильм өчен артистлар табып булырмы? Без бит барыбыз да тук чырайлы. Ризыкның кадерен оныттык. Элек «бәхет кашыгы» дигән төшенчә бар иде. Бу инде ризыкның бер тамчысын да калдырмаска дигән сүз. Икмәк, идәнгә төшсә дә, пычранмый, дип әйтәләр иде. Ә хәзер бөтен җирдә исрафлык… Бу җәһәттән ачлык елларын искә төшерү актуаль булыр иде. Ул әле булачак.

Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр»е – каз тәннәре чыгарырлык итеп язылган, аннан соң үтемле әсәр туганы юк. Гүзәл Яхинаның «Эшелон на Самарканд» романы күңелен кушып язылган әсәр түгел ул. Архивлардан фактлар җыелган да математик караш, салкын акыл белән бер формага салып бирелгән. Бу – чын әдәби әсәр түгел.

– Тиздән «Исәнме сез?» фильмы чыгачак. Аның язмышы нинди булыр?

– Ул – чын милли әсәр, анда безнең тарихыбыз, үткәнебез, дәүләтчелек, шулай ук катлаулы, сәясәткә бәйле темалар бар. Мин фильмны бик өметләнеп көтәм. Чөнки Илдар Ягъфәров бу фильмны ихластан, бөтен күңелен салып эшләде. Ул инде шактый тәҗрибәле, элеккеге фильмнарда ясалган хаталарын аңлаган, сабак алган. Һәрхәлдә, әлеге картинада безнең кинематограф өчен генә түгел, Россия кинематографы өчен дә яңалыклар бар. Форма ягыннан да, тема ягыннан да.

– Татар киносы бүген ни хәлдә?

– Хәлебез җиңел түгел. Алга барабыз, ләкин бик акрын. Гәрчә зур адымнар белән алга барыр вакыт килеп җитсә дә. Нишләптер дәүләт җитәкчеләре шикләнепме, куркыпмы кино өлкәсен күзәтәләр, ярдәм итәргә ашыкмыйлар. Мин үзем дә кинематограф тирәсендәге хәлләрне аңламыйм. Мәсәлән, нишләп без халыкка бөтен булган фильмнарны күрсәтмибез? Күбесе турында белмиләр дә бит. Прокатта юк икән, безнең бит әле телевидение, интернет бар. Миннән, Мансур, синең фильмнарың кайда соң, дип сорыйлар. «Бибинур»дан башкалары беркайда да юк. Татар киносын кинотеатрларда бушка күрсәтергә була. Ләкин бөтен кеше акча турында уйлый хәзер. Продюсерлар телевидение белән уртак тел таба алмый, шул сәбәпле фильмнар күрсәтелми. Ярый әле спектакльләр күрсәтелә. «Бичура»ны, мәсәлән, яшьләр дә карый. «Байгал»ны кинотеатрда бик якын кабул иттеләр, әмма бит анда күпме кеше генә карады. Димәк, фильм үз тамашачысын таба алмады. Карамаска, дигән мөһер сугылмаган бит инде аларга.

– Үзегез турында «рус татары» дигән фикергә, тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

– Мин тәнкыйтьне карамыйм да, ишетмим дә. Шулай да, бик дөрес сорау бу. Чөнки кайвакыт үзем дә, мин татармы соң, дип шикләнә башлыйм. Әтием дә, әнием дә, әби-бабаларым да – татар. Әмма безнең нәселнең аерылып торган яклары да күп. Әйтик, безнең нәсел агач утыртуга җитди карый. Татар исә урман агачыннан курка. Күптән түгел хатынымның туган авылы Тайсуганга агачлар утыртырга булдык. Чөнки адәм баласы эшләгән гамәле белән хәтердә кала. Без үзебез үстергән кедр агачларын алып кайттык. Авыл халкы исә бу эшкә каршы күтәрелде. Ярамый, татарга туры килми, бу агачлар кайгы китерә, авылны корыта, диделәр. Ә безнең нәсел яшәгән урыннарда урман агачлары шаулый. Зәйдә дә, Багражда да чыршылар, наратлар, каеннар үсә.  Аннары безгә кайбер сыйфатлар хас түгел. Әйтик, без көнче һәм вакчыл түгел. Шуларны уйлап, үз милләтемә карыйм да, мин шушы халыкныкымы соң, дип үз-үземә сорау бирәм. Ләкин мин урыс түгел!

– Әтиегез иҗатыгызга нинди бәя бирер иде?

– Горурланыр иде. «Исәнме сез?», «Микулай» аңа ошар иде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Чулпан Гарифуллина видеосы һәм фотолары


Фикер өстәү