Илсөяр Иксанова: «Тауларны миңа ирем Илдар ачты һәм таулар аны миннән аерды да»

Язучы маркетолог булырга, укучысы артыннан йөрергә тиешме? Кешегә сынаулар ни өчен бирелә? «Яңа әдәбият» татар теленә ничек тәэсир итәчәк? Каршыңда иҗаты белән дә, ихтыяры белән дә көчле язучы утырса, борчыган проблемаларны әйләнеп узып булмый икән.

– Илсөяр апа, беренче китабыгыз 10 мең тираж белән чыккан дип сөйлиләр. Шактый зур сан, аның язмышы нинди булды?

– Татарстан китап нәшриятында корректор булып эшләгән чак иде ул. Беренче китап шундый зур тираж белән чыккач, үзе нәшриятта эшләгәч шулай инде, дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Ләкин ул һич кенә дә алай булырга тиеш түгел иде, аның бер нулен ялгыш язганнар.

Шул заманнарда бер шагыйрьнең китаплары кибет киштәсендә бик озак ятты. Моңа карап, бик хәсрәтләндем.  Минем дә беренче һәм соңгы китабым булыр инде дип уйладым. Шуңа күрә күп итеп алып та куймадым. Аннан соң үземдә бер данә дә калмаганлыгы ачыкланды.

Университетны тәмамлаган гына вакыт иде, миннән түбәнрәк курсларда укучы студентлар бу китапны күпләп алган булып чыкты.  Күп еллардан соң очрашуларда: «Беренче китабыгыз чыкканда пединститутта укый идек, ул китапны без алып бетергәнбездер, мөгаен», – дип килеп әйтүчеләр булды. Яшьләр өчен минем хис-фикерләрем, мәхәббәт кичерешләре якын – үз булгандыр, мөгаен. Кыскасы, бу китап кибет киштәсендә тузан җыеп ятмады. Шундый дулкынга эләктеме ул, белмим, аны бик яратып кабул иттеләр. Сүз башын шагыйрь Зөлфәт матур итеп ихластан язды, аның да тәэсире булгандыр.

Булачак ирем белән танышкан вакытлар иде ул. Китапны аңа да бүләк иткән булганмын, миндә әнә шул китап калды. Аннан соң Мәгъcүм абый Хуҗин аңа «Илсөярдән Мәгъcүм абыйга» дип бүләк иткән китабыма «Мәгъcүм абыйдан Илсөяргә» дип язып кире үземә кайтарды. Хикмәт шунда: Мәгъсүм абый, олыгайгач, үзенең китапханәсен таратты. Миңа да берничә китап биреп калдырды. Шулай итеп миндә хәзер ике китабым бар.

– Заманында шундый тираж да бик тиз таралып беткән, хәзер бер мең данә дә бик авыр сатыла. Боларны уйлагач, башка тагын 10 елдан татар китабын укучы калырмы дигән хафалы уйлар килә…

– Вазгыять башка, ләкин мин кеше китап укымый дип әйтмәс идем. Яшьләр белән дә аралашам, алар да китап укый. Ләкин нинди китапны укый – анысы инде икенче мәсьәлә. Хәзер кеше күбрәк интернет киңлекләрендә яши. Кем нәрсә урнаштыра – шуны укый.  Шул ук вакытта аудиокитапларны тыңлап йөрүчеләр бар. Уку формалары арткан саен, кәгазь китапның тиражы кими. Ләкин мин киләчәк өметсез димәс идем. Төшенкелек чорыннан соң күтәрелеш булыр дип уйлыйм. Әдәбият, сәнгать барыбер югалмаячак инде ул, әмма формасы үзгәрергә мөмкин.

Мин – башка чор кешесе. Миңа интернеттан уку ләззәт бирми. Кулга тотып укуны бернәрсә дә алыштырмас кебек. Ә менә кызым алай уйламый, аңа планшеттан уку җайлырак.

– Укучыгызны югалтмас өчен әсәрләрегезне интернет киңлегенә чыгарасызмы?

– Бәлкем, мин – бик ялкау кешедер, әмма укучы артыннан йөрү миңа хас нәрсә түгел. Сан арттырырга дигән максатым да, фикерем дә, теләгем дә юк. Күңел кушканга язам. Әгәр иҗатым кемгәдер кызык икән, ул кеше аны барыбер табып укыячак. Бәлки, бу дөрес караш түгелдер. Сүз уңаеннан, Нурихан Фәттах, үзенең иҗаты, китаплары белән яшәде, кешеләр белән бик аралашмады да. Аңа карап, аның әсәрләрен укучы кимемәде бит. Үзен пропагандалап йөрсә дә, аның кадәр артмаган булыр иде, дип тә уйлыйм. Һәр язучының үз укучысы була торгандыр.

– Шулай да, язучы шәп маркетолог булмаса, аны укучы оныта дигән фикер дә бар бит әле.

– Иҗаты белән тамак туйдыра торган кешегә маркетолог булу кирәктер. Ә мин күңел өчен язам. Әгәр ул иҗат кемгәдер кызык икән, ул аны табачак. Аның икенче ягы да бар бит әле. Күңел өчен булмаса, мин бу шигырьләрне, бүген языла торган әсәрләрне язмас идем. Безнең халык гайбәт ярата. Бу сыйфат татарга гына хас дип уйлый идем башта, алай түгел икән ул, башка халыкларны да өйрәнә башлагач төшендем, барысы да гайбәт ярата. Кеше дөньяны ишек ярыгыннан күзәтергә ярата. Акча эшләр өчен язганда менә шушы нәрсәләрне язарга туры килә. Ул тираж да җыя, интернетка да бу тема кулай. Миңа ул кызык түгел, шуңа ул ысулларны файдаланмыйм.

Журнал ачарга җыенганда, финанс ярдәме тәкъдим итүчеләр булды. Ләкин аларга «сары» журнал кирәк иде. Аның белән тираж җыярга да, табыш алырга да була. «Түгәрәк уен» журналына караганда, аны эшләве күпкә җиңелрәк булыр иде. Кешеләр язмышларын сөйләргә яраталар, аларны язу авыр булмас иде. Ләкин бу инде бөтенләй икенче юл. Мин аңа бара алмадым.

– Иҗади яктан сезне бүген нинди темалар кызыксындыра?

– Яши-яши кеше тормышның кызыклыгын, тирәнлеген күбрәк аңлый. Ниндидер сюжетлар уйлап чыгарырга да кирәк түгел. Сюжеты – тормышта, кешеләре – янәшәдә. Мин инде 55 яшькә җиттем, тормыш материалы бик күп. Ләкин аны язарга вакыт кына җитеп бетми. Проза турында әйтүем. Ә шигырьне планлаштырып язып булмый. Ул килә икән – килә, аның артыннан чабып йөрмисең. Әлбәттә, утырып, менә бу конкурс өчен шигырь языйм әле, дип тә язарга була. Бу очракта «язып» дип әйтү бик үк дөрес булмас, «ясап» була. Ләкин бу тудыру түгел, шуңа әсәр ясалма килеп чыга. Ә минем өчен шигърият ул – илаһи әйбер. Башыма килә, туа икән, ул туа инде. Азапланып шигырь тудырып булмый. Азапланып язган шигырьнең энергетикасы да башкача. Бер мисал китерәм. Безнең авылда шигырь язучы кешеләр күп. Ул – бик матур күренеш. Халык күңеле бай ул, шагыйрь ул. Үткән елны апам: «Булат Хәмидуллин шигырь яза икән бит», – ди. Кызыксынып китеп, Булатның шигырьләрен укыдым да шаккаттым. Ул аны көчәнеп язмаган, аның шигырьләре – чынлап туган шигырьләр. Беркайчан шигырь язганым булмады, илле яшь тулгач, «килә» башлады, ди. Профессиональ күзлектән караганда, бер-ике сүзен үзгәртсәң, мәгънәсе көчәеп китә кибек. Азрак төзәтеп чыктым да үзенә кире бирдем. Ә ул, бу шигырь хәзер минеке түгел инде, ди. Матбугатта басылган шигырьләр төзәтелә дип уйламаган икән.

– Әдәбият – хатын-кыз кулында, диләр, килешәсезме?

– Алай дип әйтмәс идем. Әлегә кадәр бездә әдәбиятның зурлыгын ир-ат язучылар билгеләде. Хәзерге көндә ул йөкне ир-атлар янәшәсендә хатын-кыз язучылар да тартып бара. Соңгы елларда әдәбиятка күпләп кызлар килә. Әйтик, «Иделем акчарлагы»нда яки башка бәйгеләрдә өметле күренгән каләм тибрәтүчеләр арасында күбесе – кызлар. Заманга бәйле үзгәрештер инде бу. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат та – кызлар ягында.

– Сезне иң борчыган проблема нинди?

– Туган телебезнең торышы борчый. Билгеле, тел үзгәрешсез тора алмый. Тел ул – җанлы, тере, даими үсеш-үзгәрештәге күренеш. Үземнең гаиләдәге өч буынны – әбине, әнине, мине алсак, бу аралыкта кискен үзгәреш булмады. Хәзер исә тел бик тиз үзгәрә, чуарлана. Бу татар теленә генә кагылмый, башка телләрдә дә шул хәл дип беләм. Кайсы вакытта яшьләрне тәнкыйтьлим дә, бәлки, бу – табигый хәлдер, мин артыгын үткәнгә ябышып ятамындыр, дип тә уйлап куям… Ничек кенә булса да, телнең сафлыгын, матурлыгын саклыйсы килә. Бер югалган кире кайтмый.

Яшьләрнең үз телләре бар. Фикерләүләре, сүзләре, образлары башкача. Безнең колакка ят, яңа сүзләрне күп кулланалар. Алар телдә калырмы, юкмы, анысы – вакыт эше. Ничек кенә булса да, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Марсель Галиевләрнең телләрен саклыйсы иде. Әхәт Гаффарның үзенчәлекле телен дә белергә, өйрәнергә кирәк. Һәр нәрсәнең нигезе була. Безнең әдәби телнең дә нигезе бар. Кулына каләм алган кеше әдәби тел нормаларыннан тайпыла икән, хаос килеп чыгарга мөмкин.

– Клип формасында уйлау дигән төшенчә барлыкка килде. Әлеге күренеш әдәбиятка ни дәрәҗәдә үтеп керде?

–  Әйе, бу – яшьләргә хас күренеш. Бигрәк тә шигърияттә сизелә. Бер мисал китерәм. Ике буынны аралаштырырга теләп, Язучылар берлегендә иҗади кичә үткәрдек. Өлкәнрәкләр күп түгел иде, килгән кадәресе исә, яшьләрне тыңлап, хафаланып китте. Чөнки күбесе яшьләрне аңламады. Уйланырга урын бар, билгеле. Бәлки аларның фикерләү рәвеше шулайдыр, әмма бер нәрсә анык: тел мәсьәләсендә нигез нормаларны какшатырга ярамый. Йортны бит түбәсеннән башлап салмыйлар. Татар шигъриятенең нигезен белми торып, яңача язам дип, бөтен кагыйдәләрдән чыгып китү – йортны түбәсеннән сала башлау кебек.   Шигырь ул рифмалашкан сүзләр тезмәсе генә түгел шул.

– Интернет дигәннән.  Ирина Астахова (тәхәллүсе Ах Астахова. – Ред.) интернетка шигырьләрен укыган видеороликлар урнаштыра, аны миллионлаган кеше карый. Төрле шәһәрләрдә шигъри концертлар куя, сәгатьләр буе шигырь укып тамашачысын авызына каратып тота ала. Татар шигыре белән шундый уңышка ирешеп буламы?

– Шигырь бүген дә әһәмиятен җуймый. Аның ике юлына тулы бер роман сыешырга мөмкин.  Хәзер зур романнар отышлы түгел, хәтта роман күләме кечерәеп бара. Кеше шигырь, кыска проза укый. Ул, мөгаен, заман темпына бәйледер. Элегрәк әдәбиятта табигать күренешләре, хисләр тәфсилләп тасвирлана иде. Хәзер заман  сюжет тыгызлыгын таләп итә.

Шигъри концертлар бездә беркайчан да алай ук популяр булмады. Алтмышынчы елларда Вознесенский, Белла Ахмадуллина, Рождественский урамнарда, мәйданнарда шигырь укыган. Ләкин бездә ул вакытта да андый дәрәҗәдә булмаган ул. Шулай да алтмышынчы елны әдәбиятка килүчеләр, аннары Тукай клубы, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмовларның шигырь укулары – алар халыкны җыя алды. Хәзерге заманга кайтсак, «Калеб» яшьләре Камал театрының кече залында шигъри кичәләр үткәрде. Яңа күренеш булса да, алар тамашачысын тапты. Белми калдык дип әйтүчеләр дә булды. Әйтәсем килгәне шул: шигырьгә ихтыяҗ бар. Кемдер шигъри концертлар оештыра ала икән, аңа халык йөриячәк. Алынырга гына кирәк. Ә бездә бик шәп шигырьләр һәм аларны бик шәп укучылар җитәрлек.

– Соңгы араларда барыбыз да армиядә ике аягын югалткан блогер Рөстәм Нәбиевнең кулларында Эльбрус тавына менүен күзәттек. Куркыныч гүзәллек инде ул – таулар. Сезнең тормышта да тауларның үз урыны бар… Тау дигәндә нинди хисләр туа?

– Таулар минем язмышым белән бәйле. Тауларны миңа ирем Илдар ачты. Ул мине тауларга алып менде, таулар аны миннән аерды. Шигырьләремдә дә таулар бар. Илдар белән булган фаҗига тауларга бәйле булса да, аларга үпкә юк. Яраткан кешемнең тауларда китүе дә минем өчен бер символ кебек. Ул һәрвакыт биеклеккә омтылып яшәде.

– Шундый заманда яшибез бит: һәр гаиләгә, һәр кешегә диярлек югалту ачысын кичерергә туры килә. Ничек яшәп китәргә, кайдан көч табарга дип сораучылар күп. Сез нинди киңәш бирер идегез?

– Кешенең язмышы табышлардан һәм югалтулардан тора. Шулай булмаса, гармония бозылыр иде. Кешенең үсеше өчен тормышында күпмедер дәрәҗәдә позитив һәм күпмедер дәрәҗәдә негатив булырга тиеш, диләр. Гел тигез генә барса, кешедә деградация башланыр иде. Аны күселәрдә сынап та караганнар. Уңайлы тормышта күселәр күпләп кырылганнар. Авыр шартларда да шундый ук хәл күзәтелгән. Тигез шартларда гына күселәр үрчеп китә алган. Шулай да, галимнәр, тормышта шатлыклы хис-тойгылар күбрәк булырга тиеш, диләр. Кайгыдан ничек чыгарга? Психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип киңәш бирүчеләр дә бар. Ләкин безнең өчен бу – әле ятрак күренеш. Мин исә диндәге кешеләргә яшәве җиңелрәк дип саныйм. Алар Аллаһыга сыена, дөньяны ничек бар – шулай кабул итә, тәкъдирдән узып булмасын аңлый. Вазгыятьне үзгәртә алмыйсың икән, аңа карашны үзгәртергә кирәк. Немец философы Гумбольдтның, кешенең язмышына караганда, аның язмышына карашы мөһимрәк, дигән фикере бар. Ул – минем тормыш девизым. Безнең мәдәниятебездә, фольклорыбызда бу фикер күптән әйтелгән инде.

Тормыштан мисал китерик. Кодагый әби өч баласын, бер киленен җирләде. Берәү аннан: «Бу хәсрәтләргә ничек түзәсең?» – дип сораган. Ул: «Мин җиде баласын җирләгән хатынны күрдем. Үземә авыр вакытта шул хатынны уйлыйм. Ул бит шушы кайгылардан соң да яшәргә көч тапкан», – дип әйткән. «Өскә карап, фикер ит, аска карап, шөкер ит» ди халык мәкале.

Үземнең дә, ни өчен миңа, дип бәргәләнгән чакларым  булды. Аннан соң «Кичер, Ходам, мин бит колың гына» дидем шигыремдә. Ходай, кешегә үзе күтәрә алган кадәр генә сынау бирермен, дигән.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Автор фотолары

 

 


Фикер өстәү