Рөстәм Миңнеханов халыкара икътисади форумда катнаша

Киләсе атнада Санкт-Петербургта халыкара икътисади форум (ПМЭФ. – Ред.) узачак. Анда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе дә катнашыр дип көтелә.

– Татарстан Президенты Россия төбәкләре, илебезнең зур компанияләре җитәкчеләре, Израил һәм Бәһрәйн делегацияләре белән очрашырга ниятли. Очрашу нәтиҗәсе буларак төбәкара килешүләр имзаланачак. Шулай ук «Газпром» һәм «Транснефть» вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге карала, − дип аңлатты Лилия Галимова.


Фикер өстәү