Татарстанда коронавирус кичергән кешеләр өчен махсус тернәкләнү мәктәбе эшләп килә

Әлеге бушлай проект кысаларында республика халкы өчен ковидтан соң дөрес итеп тернәкләнергә өйрәткән дәресләр уздырыла. Һәр дәрес азагында кешегә йорт шартларында сәламәтлекне саклау кагыйдәләреннән торган белешмә бирелә.

Бүген мондый тернәкләнү мәктәпләре Апас районында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә эшләп килә. Быелның май-ноябрь аралыгында биредәге белгечләргә коронавирус кичергән 400дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Ковидтан соң бушлай тернәкләнү программасында катнашу өчен +79920720205 номеры буенча шалтыратып язылырга яки https://vk.com/redcrossrt сылтамасы буенча социаль челтәрдәге сәхифә аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү