«Азино» балалар хастаханәсе Росздравнадзор идарәсендә ресертификация узган

«Азино» балалар хастаханәсе Росздравнадзор идарәсендә ресертификация узган.

Шул рәвешле белгечләр әлеге хастаханәнең медицина ярдәме сыйфаты һәм куркынычсызлыгына эчке контроль оештыру ягыннан барлык таләпләргә дә жавап бирүен раслаган. Бу сертификат өч ел гамәлдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, Росздравнадзор идарәсенең «Медицина эшчәнлеге сыйфаты һәм куркынычсызлыгы» сертификациясе сәламәтлек саклау оешмасындагы барлык проблемаларны ачыклап, аларны чишү юлларын табарга ярдәм итүче эшчәнлекне бәяләү алымы булып санала.


Фикер өстәү