Владимир Путин фәнни хезмәткәрләр өчен ташламалы ипотека булдырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 15 июльгә кадәр фәнни хезмәткәрләр, шул исәптән югары уку йортлары педагоглары өчен ташламалы ипотека кредитына кагылышлы тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

«Россия Хөкүмәтенә РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары, „ДОМ.РФ“ акционерлык җәмгыяте катнашында фәнни оешмалар һәм югары белем бирүче мәгариф оешмаларының фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кредитлавы инструментларын формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм тапшырырга», — диелә Кремль сайтында. Бу турыда РИА Новости яза.

Тәкъдимнәр 15 июльдә тапшырылырга тиеш, бу эштә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән.


Фикер өстәү