Куркыныч шаяру. Баласы мәктәптә укыган әти-әниләрнең тагын тынычлыгы качты

Казан мәктәпләрендә балалары укыган әти-әниләрнең тагын тынычлыгы качты. Бүген кабат, берничә мәктәпкә шартлаткыч  җайланмалар куелды,  дигән хәбәр таралды. Шуңа күрә балаларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Берничә көн элек тә мондый хатлар башкаланың берничә уку йортына килгән.

Шартлаткыч җайланмалар куелу турында аноним хатларны җибәрүчеләр узган елның 11 маенда булган вакыйгалар белән яный икән. Әлеге хәбәргә ачыклык кертү өчен Казан мэриясе матбугат үзәге белән элемтәгә кердек. Дөрестән дә, эвакуация механизмнарын булдыру өчен уку елы дәвамында мәктәпләрдә уку һәм планнан тыш күнегүләр уздырыла. Анда исемсез хатлар килүен дә инкарь итмәделәр. Кичә башкалада дистәдән артык мәктәптә балаларның эвакуацияләнүе билгеле булды. Шулай ук Казан федераль университеты, Казан мәдәният институты студентларының да урамга чыгарылуын  ишеттек.

– Хокук сакчылары кабат шундый хәбәрләрне тикшерергә мәҗбүр. Әти-әниләр тагын борчыла. Без аңлыйбыз, өзелгән дәресләр өчен дә борчылабыз. Әмма мондый очракларның уяулыкны  какшатуын теләмибез. Бу бит – балалар иминлеге мәсьәләсе. Кайдадыр уку икенче дәрестән башланырга мөмкин. Без баланы мәктәпкә озатканда, теләсә кайсы сигналның җавапсыз калмавына, тикшерелүенә ныклап ышаначакбыз. Мондый янаулар турында балаларына аңлаткан һәркемгә рәхмәт, – диделәр Казан мэриясе матбугат үзәгендә.

Укырга бармый калуга балаларның әллә ни исе китмәсә дә, әти-әниләрнең күңеле тыныч түгел. Балаларның юньләп укыганнары да юк, йә карантин, йә вакцина, йә эвакуация дип борчыла алар. Психикалары бозылып бетә бит, диючеләр дә бар.

– 1 нче сыйныфта укучы кызым – каникулда. Улым иртүк мәктәпкә барырга җыенганда укытучыдан, мәктәпне куркынычсызлык кагыйдәләренә тикшерәләр, дигән смс килде. Баласын алып килергә өлгергәннәргә кире алып китәргә кушты. Мәктәпкә барасы булмагач, улым сөенде инде. Тик безнең күңелгә шом керде. Кайчан мондый хәбәрләр килүдән туктар? – ди Резеда исемле укучыбыз.

Куркыныч янавы турвндагы хәбәр Казандагы «Адымнар» мәктәбенә дә килгән икән.  Беренче дәрес бетәргә өлгерми балаларны урамга чыгарганнар. Мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов соңгы елда мондый хатның беренче мәртәбә килүен әйтте.

– Без  мондый вакытта балаларны мәктәптән чыгарырга тиеш. Каршыбыздагы уку йорты  эвакуация урыны булып кулланыла. Кызганыч, ул да нәкъ шундый янау кабул иткән. Шуңа күрә әти-әниләргә хәбәр итәргә туры килде. Алар балаларын өйләренә алып китте. Полиция хезмәткәрләре бинаны кинологлар белән тикшергәнче, дәресләрне уздырмаячакбыз, – диде Айдар Шәмсетдинов.

Мондый янаулы хәбәрләрне ничек туктатып була дип, Татарстан Иҗтимагый палата рәисе урынбасары  Рафил Ногмановның да фикерен белештек.

– Бер нәрсә дә булмаганны белсәк, урамга чыгармас та идек. Мондый очракта балаларны эвакуацияләмичә булмый. Бу эш белән хулиганнар шөгыльләнә. Янаулы хәбәрләрне Украина, Литва, Латвиядән, илнең төрле почмакларыннан җибәрәләр. интернет аша бүтән илдән килсә, бер нәрсә эшләп булмый. Аларны эзләргә һәм тотарга, Интерпол белән эшләргә кирәк. Җәзасы кечкенә түгел. Әлеге эш белән полиция шөгыльләнергә тиеш.  Эзенә төшкән очраклар бар, әмма аз, – ди  Рафил Ногманов. – Бу – кешенең хисләре белән уйнау,  күңеленә курку кертү. Шартлау була дип, мәктәптән куып чыгару эш түгел. Баланың  психологиясенә дә бәрәчәк бит ул. Монда сәяси дошманнар юкмы икән, дип дә уйлап торам. Алар да булырга мөмкин.

Психолог Гүзәл Низамова, әгәр бала мәктәпкә барырга курка икән, бу очракта аны өйдә калдырырга кирәк, ди.

– Куркуыңны әйтү – ул куркаклык түгел. Бу – нормаль хәл. Беренче чиратта, күңелдә тынычлык урнашу мөһим. Икенчедән, әти-әниләрнең мәктәптән, дәүләттән белем алу өчен уку йортын куркынычсыз итүне таләп итүе кирәк. Бу – психологик түгел, күбрәк сәяси сораудыр. Кеше хисләре белән кем уйный? Бер кешеме, әллә тулы системамы – без белмибез. Әмма сорау барыбер кемне тәрбияләүгә кайтып кала. Кем куркыта, кем, мәктәпкә барып, атыш оештыра… Шулай ук сорауны мәгариф системасын бары тестлар дәрәҗәсенә калдырып, кеше кыйммәтләрен алып аткан дәүләткә бирергә кирәк. Мәктәпләр БДИ бирү генә түгел, тәрбия белән дә шөгыльләнергә тиеш. Тимер коймалар, хосусый хезмәтләр куеп кына иминлекне тулысынча тәэмин итеп булмый. Җиңел яшәргә өйрәнгән, психологик яктан тотрыклы булмаган яшьләр йогынтыларга, провокацияләргә бик тиз бирелә. Баланың эмоциональ халәтен онытмыйсы иде. Казан мәктәпләрендәге психологик халәтнең яхшыруын теләргә генә кала. Үз эшен яхшы белгән укытучылар җитми, – ди Гүзәл Низамова.

Бу атнада Татарстан тикшерү комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында да 175 нче гимназиядә булган фаҗигане искә төшерделәр.

– Балалар һәм үсмерләр утырырга мөмкин булган деструктив төркемнәрне барлау, профилактикалау  – тикшерү комитетының тагын бер бурычы. Мондый  җинаятьләргә сәләтле булган кешеләрне ачыкларга кирәк, – диде комитет җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марсель Дөлкәрнәев.

 

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү