Путин махсус операциядә катнашучыларга түләүләрне тизләтү буенча йөкләмәләр бирде

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалар һәм түләүләрне тизләтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты, докладны 1 мартка кадәр әзерләргә кирәк. Тиешле йөкләмә Кремль сайтына урнаштырылган. Бу хакта РИА-Новости агентлыгы хәбәр итә .

«Норматив-хокукый база һәм хокукны куллану практикасының махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалар, түләүләр һәм документлар рәсмиләштерүгә кагылышлы өлешен анализларга һәм тиешле процедураларны тизләтү һәм оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә», — диелә йөкләмәдә.

Доклад 1 мартка кадәр тапшырылырга тиеш. Бу йөкләмәне үтәүдә җаваплы итеп РФ премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.

 


Фикер өстәү