Зөлфия Шәмсуарова: «Яратмыйм» дигәне юк»

Гашыйклар көне. 14 февральдә билгеләп үтелә торган бу көн – җан сөйгәннәргә тагын бер мәртәбә «яратам» дип әйтер, кайгыртуыңны, җылыңны бүләк итәр өчен сәбәп. Февральнең бу көнендә бер-береңә бүләк бирү, хис аңлату гадәткә кергән. Кемнәр бу көнгә аерым игътибар бирә, ә кемнәр яраткан кешеңне куандыру өчен сәбәп чыкканын көтми? Шуны белештек.

Зөлфия ШӘМСУАРОВА, «Манзара» тапшыруы алып баручысы, Камал театрында диктор-тәрҗемәче:

Гашыйклар көне икәнен күңелдән истә тотсак та, билгеләп үтмибез. Алай да, ирем Раил белән (Камал театры артисты. – Авт.) чөкердәшеп, тәм-томнар белән чәйләп алу – мәслихәт!

Без бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Яратмыйм дип әйткәне юк, димәк, ярата! Берәр нәрсә үзгәрсә, хәбәр итәр иде. Эш-гамәлләребез белән мәхәббәт аңлатабыз. Ниятләребез белән бер-беребезгә кирәк булуыбызны күрсәтәбез.

14 февральдә без ике спектакль уйныйбыз. Хәзерге вакытта театр, гаиләбез белән гастрольдә әле.

 


Фикер өстәү